Егерме җиде яше тулганда һәлак булган сеңлем Земфирәнең якты истәлегенә багышлыйм
Бала күңеле дә гел далада гына түгел.
Иртә белән йокыдан уянып-айнып та җитмәгән идем әле, башыма ныклы бер уй кереп утырды. Була бит шундый бер төрле эчке инану, нәкъ менә шул вакытта, нәкъ менә шулай эшләргә кирәк дигән, кемнең дә булса, нинди генә сүз әйтүенә карамастан үзгәрми һәм үзгәрә алмый торган карар-ышаныч. Ул мондый уй иде: бүген әткәй янына барып кайтырга кирәк. Әткәем күрше авыл зиратында ята минем. Күптән инде, җитмеш тугызынчы елдан бирле. Миңа ул чакта биш кенә яшь иде әле, шулай да хәтеремдә аның белән бәйле бик күп вакыйгалар уелып калган.
Без көн саен, басуларны карап-искәргәләп йөргәндә, урманга кереп ромашкалар җыя идек. Ике букет: берсе — әнкәйгә, берсе — әбекәйгә. Белмим, нигәдер әткәй егерме җиде чәчәк җыярга куша иде. Үзе дә нәкъ шулкадәрле җыйгандыр, дип беләм. Әбекәй белән бабакай янына барганда өч литрлы банкага салып сөт тә алып барабыз әле. Кечкенә чакта игътибар итмәгәнмендер инде, хәзерге күзәтүчәнлегем генә сиздерәдер: ап-ак ромашкалар, ап-ак сөт, ап-ак автомобиль, әбекәйнең ап-ак чәчләре, ап-ак тәрәз челтәрләре…
Берсендә бабакайларга баргач нишләптер аларда каласым килеп китте. Диван артына кереп качтым. И, әткәй эзли инде! Диван артын да карап китте, «күрмәде» генә. Икенче көнне килеп алды тагын үзе.
Иң көчле тәэсирләр калдырган, искә төшергәч бүген дә тәннәрне чемердәтеп, бала йоннарын кабарттыра торган вакыйга-хатирә исә шул җитмеш тугызынчы елда булды да инде.
Егерме җиденче май. Әнкәй белән бәрәңге утыртып йөрибез. Әткәй- Казанда, укуда. Күзәнәкләр беткән иде, келәттән ике чиләк бәрәңге орлыгы тутырып алдык та кире бакчага чыгып киләбез. Авылыбызның бер апасы килеп керде. Үзе елый. Әнкәйгә калтыравык тавыш белән нидер әйтте бу. Мин аңышмыйча калдым. Шул мин ишетмәгән сүзләрдән әнкәйнең кулларыннан чиләкләре төшеп китте: үзе яхшы чалгы белән чабып алган үләндәй җиргә ауды. Теге апа белән әнкәй ишегалды уртасында икәүләшеп үкереп (бүтән сүз таба алмыйм) еларга тотындылар. Шул чакта мин беренче мәртәбә әнкәйнең күзләрендә яшь күрдем.
Икенче көнне: «Бабаңнарга барабыз», — диделәр. Бардык. Ишегалды, өй тулы кеше. Бөтен туган-тумача, күрше-күлән, тагын әллә кемнәр җыелган. Бөтенесе: «И сабыем», — дип баштан сыйпый. Әнкәй югалды. Бик озак күренми торды ул. Мин: «Әнкәем кайда?» — дип бик нык елагач, инде үксеп беткәч кенә табылды. «Әйдә, улым», — дип, бабайның өенә җитәкләп алып кереп китте. Олы якка уздык. Бүлмә уртасындагы өстәлдә ак җәймәләргә төренгән әткәем ята иде. Күзе йомык. Аның бите һәм аягы гына күренеп тора. Әткәй янына килгәч, әнкәй аның аягын тотып карарга кушты. Тоттым. Аңа кадәр дә, аннан соң да минем шулкадәр өтеп ала торган салкынны сизгәнем юк иде һәм башка булмады да. Хәзер дә, әткәемне искә төшерсәм, бармакларым, учым шул салкынны сизгәндәй була…
Хатирәләр… Ярый әле кеше аларны онытып торырга да сәләтле.
Ә теге башыма ныклы уй килеп кергән иртәне һәм шул иртә белән башланып киткән көнне мин яхшы хәтерлим. Әнкәйнең туган көне иде ул — 4 август.
Ул иртәдә мине хатын иртә уятты. Тиз генә уяна алмавымның сәбәбе бик гади — йокы туймады. Авырлы иде хатын ул чакта, юньле-башлы йоклый да алмый иде. Аңа йокы эләкмәгәч… Шулай инде: икең бер кеше бит.

— Әйдә, тор инде, тор. Эш күп бүген. Кунаклар кайтып җиткәнче җыештырынасы, пешеренәселәр бар, — ди хатын.
Әйтерсең, ул әйтмәсә, белмим. Менә шул чакта кереп утырды инде теге уй-карар: бүген әткәй янына барып кайтырга кирәк. Аңа нидер булган.
Бала күңеле — далада, дип дөрес әйтми татар. Бала күңеле — ата белән анада. Яңа гына тәпиләп киткән, теле ачыла гына башлаган баланың беренче сүзе нинди? Күңеле нидә — сүзе шундый. Күргәнегез бармы «дала» дип теле ачылган баланы? Күрмәссез дә. «Әттә» ди ул, «әннә» ди.
Олылар мине, елак идең, дип сөйлиләр. Әнкәйгә үз гомерендә иң авыр хәбәрләрнең берсен җиткергән теге хатын, хәтерлим әле, миңа кечкенә чагымда: «Кем башына елыйсың микән син, бала?!» — дип әйтә торган иде. Әткәй исән чак әле бу. Әлеге ахмак сүзләрне мин ул чакта да аңламый идем, хәзер дә аңламыйм. Ничек инде сыңар гөнаһы да булмаган сабыйның елаганын кемнеңдер башына юрарга була ди?! Нишләп ул юләр хатынның авызын томалаучы булмады икән?! Хәер, томаларсың хатын-кыз авызын.
Үземне белә белгәннән бирле мин бер курку белән яшим. Мине ташлап китәрләр сыман. Ә кечкенәдән берүзем калырга яратмый идем. Юк, мин караңгы почмактан куркыныч бүкәй килеп чыгып мине ашап бетерер дип беркайчан да курыкмадым. Китәрләр дә кайтмаслар кебек иде. Әнкәй хәзер дә сөйли:
— Йокламадың инде, улым, бәләкәйдән йокламадың. Өч яшьлек чагыңнан көтү куып кайтканда каршыга елый-елый йөгереп килә идең. «Әнкәй, акылың бармы синең, юкмы, нигә мине көтү куарга уятмадың?» — дибәйтә торган идең, — ди.
Сизенгән инде бала күңеле. Әткәй Казанга укырга киткән җиреннән кайтты да, кайтмады да. Аның кабер ташына, исеме астына мондый саннар язылган:
27. VII. 1944 — 27. V. 1979.
Мин 27 гыйнварда туганмын. Мартта туасы бала булганмын, югыйсә, ашыга-ашыга кышкы суыкларда дөньяга килгәнмен. Табиблар улымны да егерме җиденче февральдә туарга тиеш дигәннәр иде. Ул дүрт көнгә алданрак туды. Хәер, тууын үз вакыты белән тугандыр инде ул, табиблар ялгышкандыр.
Ә теге иртәдә «әткәйгә нидер булган» дип уйлап ялгышмаганмын. Дөрес, моның турыда мин кичен генә белдем әле.
Көне буе аяк өстендә булдык ул көнне. Әйбәтләп өйләрне җыештырдык, ишегалларын, капка төпләрен себерештергәләп тәртипкә китердек. Хатын-кызлар мич каршында кайнашты. Ә теге уй бер генә минутка да башымнан чыкмады: «Әткәй янына барып кайтырга кирәк». Тиз генә чыгып китеп тә булмый бит әле, туган көн мәҗлесенә әзерләнәсе бар.
Кичке дүртләргә эшләр беткән сыман булды.
Әткәй ята торган зират сигез чакрым ераклыкта. Гаражга кереп карасам, өч мотоциклның өчесе дә сүтеп ташланган. Тырыша торгач берсен җыеп кабыздым тагын үзе.
Өйгә кереп, әнкәй белән хатынга:
— Мин әткәй янына барып кайтам әле, — дидем.
— Улым, бүген йөрмә инде, иртәгә барырсың. Абый-апаларың да кайтып җитәр тиздән, — ди әнкәй.
— Юк, — мин әйтәм, — барып кайтам әле. Әллә нишләп күңелем урынында түгел. Озак тормыйм мин, ярты сәгать дигәндә әйләнеп кайтырмын.
— Мин дә барам, — диде хатын.
— Кая?
— Синең белән.
— Матайга утырып басу юлларыннанмы?
— Әкрен генә барырсың.
— Килен, сиңа ярамый бит зиратка керергә, — дип куйды әнкәй.
— Ә мин анда кермәмен. Килеп җитәрәк төшереп калдырырсың, — ди хатын, — барыйм инде, ә?! Куркам үзеңне генә җибәрергә.
— Ни булсын соң миңа? Әйдә инде алайса, әйдә.
Алдан ук әйтеп куйыйм әле: шәһәрдән кайтасы туган-тумача икенче көнне генә кайтып төште. Ә дүртесендә әнкәй күрше-күләнне чакырды. Хатын белән икәү баштарак кунаклар белән бергә өстәл артына утырдык, әнкәйне матур итеп котлап, бүләкләрне тапшырдык. Озак та үтмәде, теге юньсез сүз сөйләгән маһир хатын килеп керде. «Туган көнең түгелме соң?» — ди әнкәйгә. Ул җәелеп өстәл түренә кереп утыргач, кәефләр кырылды. Әнкәйдән гафу үтенеп, иркенләп утырыгыз, дигән булып, хатын белән верандага йокларга чыгып киттек.
Көне буена йөгереп арылган, күрәсең, бик тиз йоклап кителгән. Шунда мин бер төш күрдем. Имеш, күк йөзендәге бер йолдыз кисәк кенә бик якты кабынып киткән дә шундук бик зур тизлек белән минем өстемә төшә башлаган. Якынайгач аңладым: бу — егерме җиде саны икән. Өстемә төшеп сыта инде дигәндә… хатын җилтерәтә башлады:
— Уян, дим, уян, саташасың! Шуннан соң шактый гына вакыт йоклап китә алмыйча яттым әле. Әллә ниләр уйлап бетердем. Хатын да йокламаган икән:
— Әнкәйгә ничә яшь тулды аңа? — дип сорап куйды.
— Кырык өч, — дидем мин һәм аптырап калдым. Әнкәйгә бүген кырык өч. Димәк, ул мине егерме ике яшендә тапкан, ә әткәй үлгәндә миңа биш яшь иде.
Әнкәй егерме җиде яшендә тол калган.
…Артта авырлы хатының утыргач, басу юлларыннан матайда әллә ни бик элдертеп булмый икән ул. Әкренләп кенә булса да барып җиттек тагын. Авыл башындагы зиратка да күп калмады инде. Мин Түгәрәк урман янында туктадым.
— Курыкмыйсыңмы монда калырга? — дим хатынга.
— Юк.
Инде кузгалып китмәкче булган идем, күзем урман читендә ап-ак буй булып сузылган ромашкаларга төште. Хатын, шул ромашкаларны сыйпагандай итеп чәчәкләр янәшәсеннән бераз атлады да, туктап, миңа борылып карады. Кызык инде! Әле кичә генә бер шаян кызчык иде, тиздән әни дә булачак. Ул бер ромашканы өзеп алды да, ирен чите белән генә елмаеп, бер-бер артлы таҗлар өзә башлады. «Ярата-яратмый».
Мәрхүмгә җыелган букеттагы чәчкәләр саны җөп булырга тиеш икәнен белсәм дә, әткәй өйрәткәнчә егерме җидене җыйдык.
…Күңел сизенү бер нәрсә, ә менә мин зиратта күргәнне… ни дип атарга да белмим. Әткәйнең кабереннән ерак түгел үсеп утырган бер тирәк корыган булган. Бер Алла бәндәсе килеп шуны кисеп аударган да, утынга яраклы өлешләрен җыеп алып киткән. Чабып төшергән ботак-чатакларын каберләр өстенә чәчелгән килеш калдырган. Ничек җир күтәрә шундыйларны? Әллә, киресенчә, үз куенына аласы килмиме?
Тирәк ботакларын җыеп, зират коймасы янына ташыдым. Әткәй каберенең бер почмагына кычыткан үсеп чыккан иде, аны йолкып ташладым. Урман читеннән җыеп алган егерме җиде ромашканы ташы янына салдым. Аннан соң күңелемнән әткәй белән сөйләшеп алдым.
Бүген, беләсең инде, әнкәйнең туган көне, дидем. Кунаклар көтәбез, дидем. Кыш азакларына оныгың да туар инде, Алла боерса. Кыз, кыз туа дигән булалар, малай икәнен беләм инде. Синең исемеңә охшатып, бер хәрефне, «с»ны «з»га үзгәртеп Рәзим кушам, дидем. Исемеңнең мәгънәсен беләсеңдер инде — зур атлап йөрүче дигән сүз. Улым бу дөньяда иркенләп яшәсен, бабасына охшасын өчен шундый исем кушам. Моны әле беркемгә дә әйтмәдем, сиңа гына әйтәм, дидем. Югалтып, юксынып ятма, гел шулай килеп йөрермен, тыныч йокла, әткәй, дидем.
Зират капкасыннан килеп чыгуым гына булды, кисәк кенә көчле җил чыкты. Зиратның карт тирәкләре шаулаша-шаулаша башларын минем якка игәндәй тоелды. Бу җил яңгыр болытлары куып алып килмәсен тагын дип, мин Түгәрәк урман янына ашыктым.
Хатын һаман ромашкалар арасында йөри иде. Чәчәкләр җилдә тирбәлеп ничектер аңа сырпаланырга, назланырга телиләр кебек иде. Зур гына букет җыйган. Елмаеп миңа шуны суза:
— Карале ничек матур!
Чәчәкләрне кулыма алуым булды, нәкъ теге чактагы кебек, салкынлыктан учым өтелеп, пешкәндәй булып китте.
Мин, ашыга-ашыга, чәчәкләрне санарга керештем. Йә Хода! Егерме җиде! Тәнемдә ниндидер бер илаһи көч пәйда булып, күз ачып йомганчы үскәннән-үсте һәм, үзем дә сизмәстән, чәчәкләр бәйләмен күккә, бик югарыга чөеп җибәрдем. Көчле җил ромашкаларны, уйната-уйната, бөтерә-бөтерә, Түгәрәк урман өстеннән очыртып алып китте. Хатын аптыраган караш белән аларны озатып калды. Озын керфекләре — әйтерсең лә ромашка таҗлары…

 

Равил САБЫР.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга