Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗедә туксан ике яшьлек әбинең китабын тәкъдим иттеләр

Әгерҗе районы Кичкетаң мәдәният йортында узган үзенчәлекле бәйрәмдә залда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмнең төп сәбәпчесе 92 яшьлек Рәйсә әби Зарипова булды. Фото: agryz-rt.ruГомер көзендә аның...

Әгерҗе районы Кичкетаң мәдәният йортында узган үзенчәлекле бәйрәмдә залда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмнең төп сәбәпчесе 92 яшьлек Рәйсә әби Зарипова булды.
0152 Фото: agryz-rt.ru
Гомер көзендә аның “Күңел чишмәләре“ исемле китабы чыгу уңаеннан балалары, оныклары кичә оештырды, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы.
Бәйрәм рухы хакимлек иткән залда – тамашачылар арасында балкып-сөенеп Рәйсә әби утырды. Гомере буе шигырьләр иҗат иткән, хөрмәтле дин әһеле булган, өч балага гомер биргән, хәзер сигез онык, ун оныкчыгының, күпсанлы кияү-киленнәренең кадерле кешесе ул Рәйсә әби. Бу көнне дә балалары, онык-оныкчыклары сәхнә тутырып аның хөрмәтенә җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен яңгыраттылар.
Бәйрәмне алып баручылар Рәйсә әбинең кызы Рәмзия, килене Рима – үзләре дә каләм осталары, әдәбият-сәнгать өлкәсендә бай тәҗрибәләре бар. Беренче бүлекнең йомгаклау өлешендә Рәйсә әби үзе дә рәхмәт сүзләре белән чыкты, авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевның котлавын, бүләген кабул итеп алды.
Сәхнәдә олысы-кечесе чыгыш ясады бу кичтә. Өч яшьлек Алмаз, дүрт яшьлек Данирдан башлап барлык оныкчыклар, оныклар, кияү-киленнәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Җырчы “сандугачлар“ Ләйсән, Энҗе, Марсның җырлары, күмәк биюләр, гаилә ансамбле чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Һәр чыгыш ясаучының талантына, осталыгына сокланды тамашачылар. Җыр, бию, шигъри тәлгәшләр, күңелле күренешләр бер-берсен кабатламыйча, бәйрәмгә матур бер төсмер генә өстәделәр. Рәйсә әбинең төрле авыл-шәһәрләрдә яшәүче туганнарының балалары, оныклары чыгыш ясавы кичәне тагын да баетып җибәрде.
Нәсел шәҗәрәсе күптармаклы туганнарны берләштерүе белән көчле ул. Бу кичтә туганнар бер ояга тупланды. Нәсел тарихын чагылдырган истәлекләр һәм шигырьләр тупланган китапны әбиләренең үз кулыннан алу оныкларга да олы бүләк булды. Ә Рәйсә әби үзе авыл имамы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин тапшырган Коръән китабын иң олы бүләк дип кабул итте, диелә язмада.
 

Комментарийлар