Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗедә Кулчатырлар парады узачак

Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ чарасы кысаларында Кулчатырлар парады уздыру планлаштырыла, дип яза җирле басма. Фото: https://pixabay.com/ru/Парадта катнашу өчен, әзер...

Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ чарасы кысаларында Кулчатырлар парады уздыру планлаштырыла, дип яза җирле басма.
umbrella-1587967_960_720 Фото: https://pixabay.com/ru/
Парадта катнашу өчен, әзер зонтны матур итеп бизәргә яки салам, тал чыбыгы, пластик шешә кебек әйберләрдән кулдан ясарга була. Тематикасы да төрлечә: әкият герое, чәчәкләр, хайваннар һ.б.лар. Бәйге эшләренә бәя биргәндә, туган якны, яхшылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны чагылдырган зонтларга өстенлек биреләчәк.
Конкурста “Иң креатив зонт“, “Иң күңелле зонт“, “Гаилә зонты“, “Икебез өчен зонт“, “Челтәрле зонт“ номинацияләре булачак.
Һәр номинация буенча җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар