Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗе кызы халыкара класслы Россия спорт мастеры булды

Әгерҗе районы Көчек авылында туып-үскән, кечкенәдән кул көрәше белән мавыгып, күп тапкыр Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионнары булган Миләүшә Гыймрановага Россиянең спорт министрлыгыннан Россия...

Әгерҗе районы Көчек авылында туып-үскән, кечкенәдән кул көрәше белән мавыгып, күп тапкыр Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионнары булган Миләүшә Гыймрановага Россиянең спорт министрлыгыннан Россиянең халыкара класслы спорт мастеры таныклыгы һәм күкрәк билгесе кайтты, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" басмасы.
0178 Фото: agryz-rt.ru
Әлеге олы бүләкне аңа Чаллыдагы “Витязь“ спорт мәктәбендә зурлап тапшырдылар. Миләүшә хәзерге вакытта В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллыдагы филиалында магистратурада белем ала. Бу көннәрдә ул туган авылы Көчектә һәм Әгерҗедә узачак Сабантуйларына әзерләнә.

Комментарийлар