Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗе кызы Болгариядә узган кул көрәше буенча Дөнья чемпионатында бронза яулаган

Әгерҗе районы Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова һәм Кадыбаш кызы Гөлшат Дөлкәрнәева Болгариядә үткән кул көрәше буенча Дөнья чемпионатында катнашканнар. Миләүшә Гыймранова сул һәм уң куллары белән б...

Әгерҗе районы Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова һәм Кадыбаш кызы Гөлшат Дөлкәрнәева Болгариядә үткән кул көрәше буенча Дөнья чемпионатында катнашканнар. Миләүшә Гыймранова сул һәм уң куллары белән бронза медаль яулаган.
Clipboard24 (1)
Чаллы шәһәрендә белем алучы Физик культура һәм спорт факультеты студенты Миләүшә Гыймранова 2016 елда ТР ның Кул көрәше федерациясе тарафыннан Европа беренчелегендә уңышлы чыгышы өчен грамота белән бүләкләнгән. Миләүшә уң һәм сул кул белән алтын медаль алып, Европаның ике тапкыр чемпионы исеменә лаек булган.
Дөнья чемпионатында катнашу өчен, Миләүшә катлаулы сайлап алу туры үткән. Иң элек ул Татарстан чемпионатын җиңәргә тиеш булган. Аннан соң Идел буе федератив округында җиңү яулаганнан соң спортчы Россия чемпионатына барган. Анда да үзен сынатмый, Европа чемпионаты һәм аннан Дөнья чемпионатына чыккан.
 
 
 
 

Комментарийлар