Логотип «Мәйдан» журналы

«Әгәр әдәбиятыбыз чын булса...»

2022 ел азагына якынлаша – нәтиҗәләр ясар вакыт. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмәбез дә Берлекнең ел дәвамындагы эшчәнле турында.– Ркаил әфәнде, шактый авыр, матавыклы ел т...

2022 ел азагына якынлаша – нәтиҗәләр ясар вакыт. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмәбез дә Берлекнең ел дәвамындагы эшчәнле турында.
– Ркаил әфәнде, шактый авыр, матавыклы ел төгәлләнеп килгәндә, Язучылар берлеге рәисе буларак, Берлекнең бу елда эшчәнлеге турында сөйләп китсәгез иде.
– Әйткән сүзем бар бит: биргән вәгъдәләрнең утыз проценты гына үтәлсә дә, бу бик әйбәт. Безнең планнар бик зурдан иде. Ләкин бит син ниятлисең, ә иҗтимагый вазгыять бүтән төрлерәк. Гомумән, әйтергә кирәк, рәислеккә килү вакыты белән уңмадым мин: башта пандемия, аннары сугыш башланды. Бу хәлләр безнең ниятләргә үз төзәтмәләрен кертте, билгеле. Әмма Корылтайда сөйләгән сүзләремнең төп юнәлешен югалтмаска тырышам. Минем беренче ниятем – Язучылар берлеге бинасына ремонт башлау иде. Рәис булгач ук бу эшкә керештем, ләкин ул җиңел булып чыкмады. Беркайчан да казна эшендә эшләгәнем булмады, шуңа күрә регламентны онытып җибәрәм, күрәсең. Мин аны болай озакка сузылыр дип уйламаган идем. Ремонт Корылтайдан соң елдан артык вакыт үткәч, көзгә таба гына башланды. Ләкин башланды!
Сайтыбыз актив эшли, интернет ресурслар белән эшләүгә игътибар артты. Хәтта «Татар-информ» кайбер мәгълүматларны бездән алып куя. Караучылар саны да шактый. Әлбәттә, урыс телле контент белән чагыштырып булмый. Мәсәлән, күптән түгел Галина Зәйнуллина дигән язучыбыз әнисе белән интервью эшләде. Марина Цветаева татарлар аркасында үлгән, дигән фикер яшәп килә бит инде. Менә шушы интервьюда моның юк сүз икәнлеге ачыла. Әңгәмә видеосын меңнәрчә кеше карады. Әлбәттә, урыс телле аудитория күпкә күбрәк. Әмма татарча контент та популярлаша бара. Ютубта үз каналыбыз бар. Анда, нигездә, ике юнәлештә тапшырулар урнаштырыла. Бер өлеше өлкән яшьтәге язучыларның иҗатына багышлана. Без аларны да интернет киңлекләренә чыгарырга, халык хәтерендә калдырырга телибез. Икенче төр тапшыруларда – әдәбият дөньясындагы гыйбрәтле хәлләр, юмор. Әлбәттә, соңгылары укучыга кызыклырак, чөнки анда җиңел, кызык мәгълүмат бирелә.
Хәзер бит, үзегез беләсез, негатив хәбәрләр күп. Әйтик, бу арада гына кайбер урыннарда язучылар белән очрашуларны да өзәргә туры килде. Яу кырына егетләр күпләп киткән, авылларда инде әдәбият кайгысы юк. Авыл мәет чыккан кебек калды, гафу итегез, үткәрмибез, диләр. Бу вазгыятьтә халыкка бик авыр. Бәлки, әдәби-мәдәни чараларның үткәрелми калуы дөрес тә түгелдер. Элек бит фронтта да концерт бригадалары эшләгән.
Язучыларның очрашуларга йөрүе табигый. Мин рәислеккә килгәнче дә Берлек очрашуларны еш үткәрә иде. Язучылар берлеге юбилейлар уздыру һәм җирләү белән генә шөгыльләнә дип тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Белмәгән кеше тәнкыйтьли инде, үземнең дә тәнкыйтьләгән чаклар бар иде. Әмма үз башыңа төшкәч, төшенәсең икән. Болар – бик зур, игелекле эшләр. Бигрәк тә хәзер, барысы да матди якка килеп терәлә торган чорда юбилее җиткән язучыларны олылау, халыкка күрсәтү – ул үзе бик олы нәрсә. Җирләүдә, җеназада катнашу, ярдәм итү дә зур эш. Мәсәлән, ярдәмчесез калган ятим язучылар бар. Аларны тиешенчә җирләү – безнең изге бурычыбыз, минемчә.
Эшләнгән эшләргә килгәндә, бик сөенгән нәтиҗәбез: Әдәби тәрҗемә үзәге ачтык. Аның координаторы – урынбасарым, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, җитәкчесе Мәскәүдә яшәүче шагыйрәбез, тәрҗемәче Алия Кәримова. Менә мәсәлән, «Литературное знакомство» журналында рус телендә бик күп авторларның әсәрләре дөнья күрде. Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә» әсәре тиздән русчага тәрҗемәдә Мәскәүдә чыгачак. Тәрҗемәчесе – кызы Гәүһәр Хәсәнова. Шулай ук Әхәт Гаффар хикәяләре Мәскәүдә басылыр дип көтәбез. «XXI гасыр татар поэзиясе антологиясе» тиздән рус телендә Мәскәүдә чыгып җитәчәк.
Яңа гына Төркиядә «Татар хикәяләр антологиясе» дөнья күрде. Төркиянең «Һәҗә» әдәби-нәфис журналының соңгы санында, урта һәм яшьрәк буыннан егерме исән-сау шагыйрьнең шигырьләре төрекчәдә тәкъдим ителде һәм тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның минем белән әңгәмәсе басылып чыкты. Ул «Татар шигыренең үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дип атала. Иҗаты игътибарга лаек булып та, ничектер игътибар үзәгеннән читтә калган язучыларның әсәрләрен популярлаштырырга тырышам. Журналда Чаллыда яшәүче язучыларның шигырьләре дә урын алды: Факил Сафин, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Лилия Гыйбадуллина. Элгәрерәк төрек телендә Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир»е чыккан иде. Аны төректән инглизчәгә тәрҗемә итеп, Канададагы атаклы «Амазон» нәшрияты бик күп илләргә таратты. Бу хәлне бик зур казаныш дип уйлыйм. Күптән түгел Надир Дәүләт турында татарча китап чыкты, аны төрекчәдән Рушания Алтай тәрҗемә итте.
– Төрки телле башка халыклар белән әдәби багланышлар бармы?
– Якутлар белән әдәби дуслык нык. Татар прозасы, поэзиясе антологияләре якут телендә дөнья күрде. Аларныкы бездә татар телендә чыкты. Балалар әдәбияты буенча да шундый ук антологияләр эшләргә җыенабыз. Төркиядә чыккан антологияне әзербайҗаннар да үз телләренә аударып чыгарырга әзер. Шушы мәсьәлә буенча әзербайҗаннар белән дә, казахлар белән дә сөйләшүләр бара. Үзбәкләр белән әдәби элемтәләр урнаштырырга җыенабыз. Озак вакытлар алар белән аралашу өзелеп торды, хәзер аралар җайланып килә.
Язу, тәрҗемә итү белән генә түгел, әсәрне китап итеп бастыру көннән-көн кыенлаша бара. Язучылар берлегенең үз нәшриятын ачу ниятебез дә бар. Китапларны үзебездә чыгарып булса, бу яктан бер проблема да булмас иде. Матди як кына, әлбәттә, һәрвакыт проблема булып кала.
– Ниһаять, Казанда «Туган тел»гә һәйкәл куелачак дигән куанычлы хәбәр ишеттек...
– Әйе, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл ачарга җыенабыз. Аның инициаторы – шагыйрь Зиннур Мансуров. Бу мәсьәләне президентыбыз каршында да күтәргән идем. Һәйкәлгә урын билгеләү бик мәшәкатьле, бәхәсле булды. Аптырагач, Метшинга хат яздым: нишләп, минәйтәм, татар һәйкәлләренә килеп җиткәч кенә безнең Казанның ландшафты туры килми башлый? Милли китапханә яныннан төшеп китә торган баскыч буйлап, ике яктан ансамбль рәвешендә булачак дип хәл ителде. Иң яхшы сынлы композиция проектына ачык конкурс бара. Казанда «Шәхесләр аллеясы»н булдыру теләгебез дә бар.
–  Күптән түгел Чаллыда иҗат кичәгез узды. Чаллының әдәби мохитен, җегәрен ничегрәк бәялисез?
– Чаллы миңа яшь чагымда ук ошый иде. Туфан абый рәис чагында ук бер төркем язучылар белән бардык. Ул вакытта Чаллы язучылар бүлеге гөрләп торган чак, берсеннән-берсе гаҗәеп кешеләр иде анда: Кадыйр Сибгат, Эдуард Касыймов, Хәниф Хөснуллин, Альберт Сафин... Айдар Хәлим дә Чаллыга күченгән. Сүз уңаеннан, Айдар абыйны татар дөньясына чыгаручы мин булдым. Сиксән тугызынчы ел. Съезд бара. Шау-шулы съезд булды ул. Перестройканың иң кызган чагы. Хәбәрдарлык. Шунда съезд исеменә Татарстан һәм Башкортостан җитәкчеләренә атап Айдар Хәлимнең ачык хаты килгән. Берәүнең дә укыйсы килми, миңа сондылар. Туфан сиңа сүз бирә, син укы, диләр. Туфан абый чынлап та мине үз итә иде. Студент чагымда ук: «Язучылар берлеге рәисе син булырга тиеш», – дип әйткәне булды. Сүз бирделәр, хатны укый башладым. Анда ни генә юк! Туктатмакчы булалар – халык: «Сөйләсен!» – ди. Халыкның курыкмый башлаган вакыты бит. Укып бетердем. «Андый уйламаган чыгышлар ясама, синең үсәсең бар бит әле», – дип соңыннан Минтимер Шәймиев вәгазь дә укыды әле. Ул министрлар советы рәисе иде. Ә Гомәр Усманов партиянең Татарстанда беренче секретаре. Барысы да шунда! Моннан да ары кая үсмәк кирәк: шул көнне үк каһарманга әйләндем. Съезд ахырында Язучылар берлеге идарәсенә сайладылар. Айдар Хәлим исеме Казанда беренче тапкыр шулай яңгырады.
Хәзер дә миңа бик ошый Чаллы – Язучылар бүлегенең үзәге, төше. Алар белән теләсә кая барып, теләсә кайсы аудитория каршында чыгыш ясап була. Чаллыда мин рәхәтләнеп иҗат итеп яшәр идем. Яшьләргә дә игътибар зур анда. Менә быел өлкәннәр көнен дә зурлап оештырдылар. Әйдә, Факил абый, казаннар көнләшерлек итеп эшлик, дип торалар икән. Ошый миңа мондый энтузиазм! Факил Сафин, олы әдип булу өстенә, тәҗрибәле җитәкче дә.
– Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда ясаган чыгышыгыз бик тәэсирле булды. Дәүләт Советы депутаты буларак та кыю чыгышлар ясыйсыз.
– Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Әмма мин көйне бозгалыйм инде. Әйтмичә дә булмый бит. Менә соңгы сессиядә Конституцион суд буенча сүз булды. Ул мәсьәлә инде хәл ителгән, федераль закон чыккан. «Суды юк икән, конституциясе дә юкка чыгарыламы?» – дип сорадым. Төгәл генә җавап бирә алмадылар.
Депутат буларак та миңа иң кыен вакыт туры килде. Әйтик, туксанынчы еллардагы депутатлык белән хәзергесен чыгыштырып булмый. Ул вакытта җиңелрәк иде. Анда безнең татар язучыларының – Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевларның роле зур булды. Әмма хәтта ул чорда да сүзен әйтә алмаучылар күп иде. Гомумән, рәис булырмын, депутат булырмын дигән уй башыма да килмәде. Кама Тамагында кечкенә генә өй салдым. Шунда иҗат итеп яшәп ятармын дигән идем. Мин – «өй тавыгы», ялгызлык яратам. Сагынганда Казанга кайтып килермен, минәйтәм. Әмма баш тартып булмый торган тәкъдимнәр дә була.
– Бүген илдә бара торган хәлләр татар язучылары иҗатында чагылыш табармы?
– Язучы кеше җәмгыятьтән читтә кала алмый. Менә бүген табутлар кайта. Глобаль сәясәткә кереп китми генә дә, улы табутта кайткан ана кайгысын сурәтләргә була. Безнең бу хакта язучы шагыйрьләребез бар. Шагыйрь – гуманизм тарафдары. Ул сугыш, үтереш кирәк дип яза икән, бу инде гайре табигый күренеш. Әлбәттә, болар әдәбиятта чагылмый калмас – әгәр дә безнең әдәбият ярымфабрикат түгел, чын әдәбият икән. Бүген әдәбиятка яшьләр килми. Туксанынчы елларда милли күтәрелеш чорында тәрбияләнгән буыннан соң килүчеләр юк диярлек. Егерме яшьлек язучылары булмаса, бу әдәбиятның киләчәге шикле дип кемдер әйткән бит. Кызлар бар, әлбәттә. Әмма бүгенге егерме яшьлек шагыйрәләрнең язганнарын укыгач, күңелдә каршылыклы хисләр туа.
– Ни өчен кызлар яза икән соң? Егетләр сирәк.
– Ул бит әдәбият өлкәсендә генә түгел. Барлык өлкәдә дә хатын-кыз активрак хәзер. Хәтта хәрби хезмәттә дә! Рәсәйнең оборона министрлыгында да хатын-кызлар хезмәт куя. Күбрәк штаб тирәсендә, билгеле...
– Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең күләмен арттыру кирәклеге турында сүзегез бар иде.
– Әйе, бу мәсьәлә буенча министрга хат яздым. Тик җавап-фәлән булмады. Ул премиянең күләме бүгенге инфляция заманында һичшиксез артырга тиеш.
– Ркаил абый, дөнья гамен читкә куеп, үткәнгә борылып карыйк әле. Ни өчен Шигырь? Ркаил Зәйдулла дигән Шагыйрь барлыкка килү тарихы ничегрәк булды?
– Сигез яшемнән үк шигырь яза башладым. Редакцияләргә җибәрәм –чыгармыйлар. Әмма зур конверт белән хат килә. Ул исә газетада шигырең чыгуга караганда да дәрәҗәлерәк. Андый зур конверт авылда башка берәүгә дә килми бит. Аннан китаплар да җибәрә башладылар. Шигъриятне бала чагымда ук ярата идем. Матбугатта да күренәсе килә. Әбигә булыштым дип язам да, ялган булмасын өчен әбигә булышып киләм. Көл җыюда катнаша торган бала түгел идем инде мин. Әмма гәҗиткә хәбәр язарга кирәк бит. Ялган булмасын өчен, мәктәпкә көл күтәреп барган чаклар да булды.
– Ундүрт яшегездә якшәмбе көнне, Казандагы матбугат йортына килеп, Разил Вәлиев белән танышу вакыйгасы хакмы ул? «Язучыларның ял көне булмыйдыр дип уйладым», – дип барып керүегез?
– Әйе. Шунда Разил абый әйтә: «Нишләп син шушы яшьтә үк шигырьләреңдә «мин шагыйрь» дип язасың әле? Менә мин ничә яшемә җитеп тә «мин шагыйрь» дип әйтергә кыенсынам», – ди. Син кыенсынасыңдыр, мин кыенсынмыйм, минәйтәм.
– Димәк, яшүсмер вакытта ук миссия дөрес сайланган. Аннан университетның хәзер сагынып кына искә алырга калган татар бүлеге...
– Унынчы сыйныфта финанс-икътисад институтына әзерлек курсларында укыдым. Йә шунда, йә авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә керү иде исәбем. Хәзер уйлыйм: барыбер университетка кайткан булыр идем, чөнки әле дә акча саный белмим. Университетка керүем дә кызык кына булды. Унынчы сыйныфта укыганда Язучылар берлегендә индивидуаль семинар үткәрделәр. Гариф Ахунов рәис вакыт бу. Мине күрергә семинарга егермеләп язучы килгән – без хәзер корифей дип санаган бөтен язучылар бар иде. Туфан Миңнуллин миннән кая укырга керергә җыенуымны белешә. «Юк, син университетның татар бүлегенә керергә тиеш», – ди. Гариф Ахунов әйтә: «Нишләп, менә Чыңгыз Айтматов бар. Бик зур язучы. Зоотехникка укыган». Туфан Миңнуллин: «Без татар. Татар ул бер юлдан кереп китсә, шуннан чыкмый, үлгәнче шуның белән бара да бара», – диде. Туфан абый сүзе миңа нык тәэсир итте. Әтәйгә, университетка керәм, дип кайтып әйттем. Аларның шиге бар иде, әлбәттә. Язучы булу – лотерея уйнау кебек бит ул. Синнән язучы әллә чыга, әллә юк. Гомер буе шунда язучы булалмыйча ышкылып йөрсәң, ди. Монда инде тәвәккәлләргә туры килә. Әмма мин үземә бик нык ышана идем.
Яшьтән үк бәдәнем дә көчле иде. Сугыш чукмары идем инде, дөресен әйткәндә. Үземнән өлкәннәр белән дә сугыша идем. Минем әни медпунктта эшли иде – фельдшер. Аңа әнисе укол кадап үстерә дип сөйлиләр иде авылда минем турыда.
– Язучының холкы әсәрләренә салынамы, әллә язучыны язганнары тәрбиялиме?
– Холык беренчел. Язучының әсәр язуы – үз өстеннән үзе донос язуы инде ул, уйласаң... Укыйсың – авторның кем икәнен беләсең. Белемлеме, наданмы? Яхшы кешеме, яман бәндәме – шунда ук ачыла. Әче теллеме, итагатьлеме? Каты әйтеп йомшакка утыртамы, әллә киресенчәме? Бөтен характеры ачыла! Әмма барыбер аның өчен язучы булырга кирәк. Кайберләренең әсәрләрендә бернәрсә дә күренми. Начар язучылар бөтенесе бертөсле начар яза. Яхшыларын гына танып була.
 

Әңгәмәдәш – Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


 

Комментарийлар