Авыл уртасында бүрәнәләре каралган, мескен генә булып, бер якка авышкан иске өебез янәшәсендә, сары нарат бүрәнәләреннән мәһабәт кыяфәтле яңа өй калкып чыкты.

samavyr

Әти бик тырышып, аны бер җәйдә җиткерде. Сентябрь башында күченеп, яңа өйдә яши башладык. Күчендек, диюе генә җиңел. Иске өйне калдырып чыгу барыбызга да бик авыр булды, бугай. Аның һәр бүрәнәсе, тактасы, тәрәзә төпләре, нигә китәсез инде, ташлыйсызмыни, дигәндәй, тагын да картаеп, моңсуланып калдылар. Без, бала-чага, һәр көнне анда кереп, мәктәптән кайткач, сөйләшеп, уйнап утыра башладык. Ләкин бу рәхәтлек озакка бармады. Беркөнне әти кайтып, өйне күрше авылдан сорыйлар, сүтеп алып китәбез, диләр дигән хәбәр әйтте. Барыбызга да бик ямансу булып китте.

Икенче көнне мәктәптән кайткач, абый мине чакырып алды да:

– Әйдә, иске өйнең чормасына менеп төшик әле. Анда әллә ниләр бар бит. Барыбер сүтәләр. Күреп калыйк, ташлап бетергәнче, – дип, мине өнди башлады.

Мин биеклектән куркам. Менәсем дә килә.

– Мин куркам, – дим, – анда тычканнар да күптер.

Сизәм, абый үзе дә әзрәк шүрли. Караңгы, тузанлы чорма серле булып үзенә тартса да, шомландыра бит әле.

– Әйдә инде, ишек төбендә генә торырсың, – ди.

Баскычтан әкрен генә өскә үрмәлибез. Өй алды түбәсенең такталары черегән.

– Аска төшеп китмә, мин баскан җиргә генә бас, – ди абый, кайгыртып.

Чорма ишегенә җиттек. Ул такта кисәгеннән ясалган боргыч белән бикләп куелган. Абый аны ачып, ишектән ярты гәүдәсен эчкә сузып, озак кына карап тора. Аннары минем дә янына килеп җитүемне күреп, әкрен генә эчкә атлый. Мин дә ишек янында туктап, куркып кына анда күз салам. Бөтен җирдә пәрәвез җепләре асылынып тора, тузанга баткан түбә такталарына кагылган зур кадакларга ниләрдер тутырылган капчыклар, төенчекләр эленгән. Бер кырыйда калын-калын китап өемнәре. Абый кулындагы таягы белән әйберләргә төрткәләп, алгарак узды. Мин дә аның артыннан атладым. Безгә яраклы берни дә юк икәнлеге күренеп тора. Без әле иске-москы әйберләр белән кызыксыну яшенә җитмәгәнбез, күрәсең.

Шулай да, инде кире борылып, чыгып китәбез, дигәндә, абый таягы белән төртеп:

– Кара әле, самавыр бит бу. Әби үлгәч, кая китте ул, дисәм, монда менгереп куйганнар икән, – дип, мине үз янына чакырды.

Әйе, мин дә хәтерлим әле. Әби гел шул самавырны кайнатып куя иде дә, көне буена күмер өстәп, суын кайнар килеш тота иде. Безгә хәл белергәме, йомышкамы кергән әби-апаларны гел чәй эчәргә чакыра иде.

Абый белән бу самавырны чормадан алып төшеп, юдык та, әниләрнең күзенә бик чалынмасын, дип такта өеме артына яшереп куйдык. Бер дә, өйне сүткәндә, яңа хуҗаларга биреп җибәрәсе килмәде.

Ул самавырны соңыннан әни табып, әйбәтләп чистартып, үзе дә кайнатып йөрде. Менә шулай, иске самавыр безнең өйдә әби турында искә төшереп еш кына «җырлап» утыра иде.

 

Рушания САФИНА,
Нурлат районы, Кульбай-Мораса авылы.

Комментарий язарга