Логотип «Мәйдан» журналы

Дустыбызның туган көне

Сезнең һәркайсыгызның дуслары бихисап күптер.Ул дуслар кирәккәндә ярдәм итә, акыллы киңәшләрен бирә, ә бәйрәмнәрдә, күңелләребезгә ямь бөркеп, якты хатирәләре белән уртаклаша, уен-көлкегә бер сәбәп бу...

Сезнең һәркайсыгызның дуслары бихисап күптер.
18-m
Ул дуслар кирәккәндә ярдәм итә, акыллы киңәшләрен бирә, ә бәйрәмнәрдә, күңелләребезгә ямь бөркеп, якты хатирәләре белән уртаклаша, уен-көлкегә бер сәбәп була. Менә бездә дә шундый дуслар бар. “Без” – ул Яр Чаллы шәһәренең 18 нче мәктәбендә укучы балалар һәм укытучылар. “Мәйдан” журналы, “Көмеш кыңгырау” гәҗите - болар һәммәсе безнең күптәнге, вакыт һәм вакыйгалар белән тикшерелгән дусларыбыз.
Бу көннәрдә якын дустыбыз “Мәйдан” журналы үзенең 15 яшьлек туган көнен билгели. Тугры дус буларак, без дә бу вакыйганы бәйрәм итмичә калдырмадык, әлбәттә. Мәктәбебездә, дустыбызга багышлап, берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрдек.
18-m-3
7-11 нче сыйныфларда уздырылган сыйныф сәгатьләрендә барлыгы 18 сыйныф, 465 укучы катнашты. Әлеге сыйныф сәгатенә Ч.Н.Шакирова  җитәкчелегендә эшли торган “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге әгъзалары журнал турында презентация тәкъдим иттеләр. 10 нчы сыйныфның татар төркемендә укучы Г.Талипова, А.Нуруллина  “Мәйдан” журналында басылган кайбер язмалар белән рус сыйныфларында чыгыш ясап, журналга карата тагын да зуррак кызыксыну уята алдылар. Т.Зәкиевнең “Фронт көндәлекләре” Р.Мартынова-Дәүләтбаеваның “Онытылган сугыш: Кама аръягы каһарманнары” мәкаләләре 8, 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән өстәмә мәгълүмат булып торды.
1-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Мәйданчыкта кунакта” дип аталган иҗади эшләр һәм рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Укучылар үзләре яки язучыларыбыз язган шигырьләргә иллюстрацияләр әзерләделәр. Бәйгедә барлыгы 43 эш катнашты. Җаваплы укытучыларыбыз Р.Г.Шәфигуллина, А.Р.Мирзаянова, Б.С.Ахтямов һәр эшне карап, иң яхшыларын сайлап, И.Хөсәенованы, А.Абусеваны, Р. Бикчуровны, Ш. Палатованы бу бәйгенең җиңүчеләре дип игълан итте.
18-m-2
Китапханәче апабыз С.Н. Шәйхелисламова “Журнал битләрендә – татар язмышы” дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Биредә журналның тарихы, редакция коллективы турында мәгълүматлар тәкъдим ителгән иде. Күргәзмә белән 8а,9а,10а,11а сыйныфлары укучылары, барлыгы 60ка якын кеше якыннан таныштырылды. Күп тә үтмәде, “Абунәче көне” үткәрелде. Укытучылар коллективы, мәктәп укучылары шәһәрдә чыгып килүче “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау” газеталарына, “Мәйдан” журналына бик теләп язылдылар.
Шундый зур, матур бәйрәм хәтердә тагын да ныграк калсын өчен, татар теле укытучылары Р.Г.Шәфигуллина, А.Р.Мирзаянова җитәкчелегендә 8а сыйныфы укучылары “Мәйдан” журналы турында стена газетасы чыгарды.
Сезнең дә бу бәйрәм, шатлык атмосферасына кушыласыгыз киләме? Алайса рәхим итеп безнең фотосурәтләребезне карап чыгыгыз!
Яр Чаллы шәһәре,
18нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шакирова Чулпан Ниязовна

Комментарийлар