Логотип «Мәйдан» журналы

Дүрт җыр

Аргы ярда әле көмеш җырлар,Елларның да аргы ярында,Чыдар микән йөрәк ахыргачаҖырлаганчы шуның барын да?Беренче җыр – илем турында ул,Олы юлга дәшкән җырдыр ул,Йөрәк кадәр чәчәк бөреләреТирбәлешеп торг...

Аргы ярда әле көмеш җырлар,
Елларның да аргы ярында,
Чыдар микән йөрәк ахыргача
Җырлаганчы шуның барын да?
Беренче җыр – илем турында ул,
Олы юлга дәшкән җырдыр ул,
Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре
Тирбәлешеп торган кырдыр ул…
Икенче җыр, әни турында ул,
Ун мең еллык моңлы көйдер ул;
Бу җиһанда җанны җылытучы
Бердәнбер өй, изге өйдер ул.
Өченче җыр… Сөю турындадыр –
Мең яңарган иске моңдыр ул;
Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен
Һавадыр ул, сихри тындыр ул.
Дүртенче җыр… Бусы җырланадыр
Елларның иң аргы ярында.
Ансын каен җырлар… каберемдә…
Калганнарын – үзем! Барын да!..
 

ЗӨЛФӘТ


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар