Логотип «Мәйдан» журналы

Дулкынга каршы

Ярдан-ярга йөзеп барам, су тарта аска табан.Баш очында якты кояш, кайнар җил җанга каба.Ак дулкыннар иңгә кага, шаярудан туймыйлар.Көймә үтә, сәйран анда, җырлыйлар да уйныйлар. Чулман инеш кенә...

Ярдан-ярга йөзеп барам, су тарта аска табан.
Баш очында якты кояш, кайнар җил җанга каба.
Ак дулкыннар иңгә кага, шаярудан туймыйлар.
Көймә үтә, сәйран анда, җырлыйлар да уйныйлар.
 
Чулман инеш кенә түгел, куате бар чамасыз.
Ялгызың дулкын иркендә – каласың ул чарасыз.
Тик үзеңә ышанырга һәм... суга таянырга!
Ак дулкыннар яра-яра ашкынам: ярга! ярга!
 
Көймәдәгеләр көлешә, урап яннан үтәләр.
Үзләренчә кызык табып, монда нидер көтәләр.
Батып калырмы бу, диләр, ярга барып чыгармы?
Йөзәсе ярга ерак шул, хәле бармы? Чыдармы?
 
Ә мин йөзәм... Тегеләргә кызыгы бетте бугай, –
Шау килеп ары киттеләр, кояш күрде, алды ай.
Дулкынны хәйран күтәрде, болардан ни көтәсең? –
Һава алып, ярсуланып, чумып үттем киртәсен.
 
Битарафлыкның күзенә карап тормалы түгел.
Мин ярга, ярга ашыгам, кире бормалы түгел!
Мин йөзеп чыгарга тиеш, чыгачакмын, беләмен!
Акчарлак түгел, мин бит ул! – дулкыннардан көләмен.
 

Факил Сафин


Фото: https://pixabay.com/



«Мәйдан» №4, 2021 ел.



 
 

Комментарийлар