Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья карый миңа өмет белән...

Ул үткән юлларКиләчәк өченБулсын дип көчем,Сахралар кичтем, далалар үттем.Маңгайда сырлар...Мин үткән юллар:Кылдан нечкә, кылычтан үткен.Тузды чәчләрем,Кипте яшьләрем,Зәһәр җилләрдә какланып беттем.Дә...

Ул үткән юллар
Киләчәк өчен
Булсын дип көчем,
Сахралар кичтем, далалар үттем.
Маңгайда сырлар...
Мин үткән юллар:
Кылдан нечкә, кылычтан үткен.
Тузды чәчләрем,
Кипте яшьләрем,
Зәһәр җилләрдә какланып беттем.
Дәһшәтле еллар...
Алдымда – юллар:
Кылдан нечкә, кылычтан үткен.
Арды атларым,
Җәяү атладым,
Күкрәгем белән шуышып киттем,
Яшьләр, түзегез,
Булса сүзебез
Кылдан нечкә, кылычтан үткен.
 
Картлык көнемдә,
Туган илемдә
Көрәштән арып, тыныч ял көттем.
Болганчык чорлар...
Томанлы юллар
Кылдан нечкә, кылычтан үткен.
 
Дөнья, куркытма,
Читлектә тотма,
Сират күперен мин инде үттем.
Күңелем, өзелмә,
Инде үзең дә
Кылдан нечкә, кылычтан үткен...
1992
* * *
Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:
Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...
Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:
«Минем хәлдә иңде, дөнья, әллә син дә?»
 
Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:
Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә...
Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә:
«Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә...»
 
Хыялымнан әкрен... әкрен генә сүнәм...
Җиргә төшәм горур башны түбән иеп.
Дөнья карый миңа үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем жылытыр?..» – диеп.
1991
Рәфикъ Юныс.
Сәгыйдә Сираҗиева картинасы, «Татарстаным».

Комментарийлар