Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья картасында – яңа ил

Африканың соңгы абсолют монархы, Свазиленд короле Мсвати III үз дәүләтен Эсватини корольлеге дип үзгәртте. Свати теленнән тәрҗемә иткәндә яңа исем “свази җире” дигәнне аңлата. Король дәүләтенең и...

Африканың соңгы абсолют монархы, Свазиленд короле Мсвати III үз дәүләтен Эсватини корольлеге дип үзгәртте. Свати теленнән тәрҗемә иткәндә яңа исем “свази җире” дигәнне аңлата.
 
Король дәүләтенең исемен үзгәртү турында свази халкының бәйсезлек алуына 50 ел һәм үзенә 50 яшь тулу уңаеннан үткән тантанада игълан иткән.
“Кайда гына барсак та безнең илне Швейцария дип атыйлар. Чөнки инглиз телендә икесенең дә яңгырашы бер төрлерәк: Swaziland – Switzerland. Шуңа да дәүләтнең исемен үзгәртергә карар кылынды”, -- дигән король Мсвати III.
Бөек Британия колониясе булган Свазиленд корольлеге 1968 елда бәйсезлек алган. Илдә 1,35 миллион кеше яши.
2013 елда Мсвати III яңа кәләш алган, гүзәллек конкурсы финалисты Дламина - корольнең 15нче хатыны.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар