Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья бетүгә әзер

Нью-Гемпширда яшәүче (АКШ) 17 яшьлек Алекс Мейсон интернетта билгеле шәхес – ул бернинди паникага бирелмичә, акрынлап дөнья бетүгә, авыр, көтелмәгән шартларда яшәргә әзерләнә.Алекс кара көнгә азык-төл...

Нью-Гемпширда яшәүче (АКШ) 17 яшьлек Алекс Мейсон интернетта билгеле шәхес – ул бернинди паникага бирелмичә, акрынлап дөнья бетүгә, авыр, көтелмәгән шартларда яшәргә әзерләнә.
1516597967_aleks
Алекс кара көнгә азык-төлек запаслары әзерли, үз-үзен яклау дәресләренә йөри, балык тотарга һәм җәнлекләргә капканнар куярга өйрәнә.
Сунарчылыкка рөхсәт алыр өчен тизрәк 18 яше тулганын көтә. Ул беренче ярдәм күрсәтергә, учак кабызырга һәм кул астындагы нәрсәләрдән шалаш кебек корылмалар да ясарга өйрәнгән.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди бит. Бәлки күпләргә Алекстан үрнәк алырга гына кирәктер?..
 
http://kiziltan.ru

Комментарийлар