Логотип «Мәйдан» журналы

Дисбе

Орчык тартып әби җеп эрләде,Эрли-эрли җырын җырлады:«Йон бәйләгән кабам кояш кебек,Орчык җебем – кояш нурлары»… .Әби, әби, синең истәлекнеНичек кенә инде яңартыйм?!Кулларымда синең серле дисбең,Күз ал...

Орчык тартып әби җеп эрләде,
Эрли-эрли җырын җырлады:
«Йон бәйләгән кабам кояш кебек,
Орчык җебем – кояш нурлары»… .
Әби, әби, синең истәлекне
Ничек кенә инде яңартыйм?!
Кулларымда синең серле дисбең,
Күз алдымда җылы мич артың…
Минем әткәй – синең шахтёр улың,
Зур Исмәгыйль аның исеме, –
Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан,
Төшләреннән җыйган дисбеңне.
Шул дисбеңне тартып ялваргансың,
Нык булсын, дип, шахта терәве.
Теләкләрең кабул булган синең…
Әле дә тибә әткәм йөрәге.
Сугыш килгән. Шул дисбеңне тартып,
Син озатып аны калгансың,
Күз яшенә манма сүзләреңне
Ишеткән тик яшел намазлык.
Әткәй хәзер телевизор карый,
Алланы ул бераз оныткан.
Тик шулай да сине онытмаган,
Кабереңә каен утырткан.
Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны
Яшереп куйган сандык төбенә.
Искә төшкән саен алып карый,
…Ул кадәр үк «көфер» түгел лә.
Кулларыма серле дисбең тотып,
Мич артында уйлап утырам…
Мич елый да елый, әллә инде
Эченә кайгы кереп утырган.
Минем хәзер, әби, үз иманым,
Минем, әби, хәзер үз Аллам…
Тик шулай да, кайгы килгән чакта,
Кулга дисбең алып уйланам.
Йорт салыгыз, уллар үстерегез,
Бәхет керсен, дидең, өйләргә…
Насыйп булсын, дидең, туган җирдә
Буразнага ятып үләргә.
Иген чәчмим, әби, ачуланма,
Бер «җилкуар» шунда, җыр язам.
Ә җыр язу шулкадәрле авыр,
Җибәрми ул, алса бугаздан.
Дисбең исән… Күрсәң иде, әби,
Дөнья хәзер ничек үзгәргән…
Ә мин һаман тугрылыклы сиңа:
Дисбе тезәм, әби, сүзләрдән.


Разил ВӘЛИЕВ


Фото: ok.ru

Комментарийлар