Логотип «Мәйдан» журналы

Диплом эшләрен плагиатлыкка тикшерәчәкләр

2017 елдан Россия уку йортлары студентларның диплом эшләрен интернетка элә башларга җыена. Шул рәвешле аларны плагиатлыкка тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә «Известия».Интернетны үстерү институты каршында...


2017 елдан Россия уку йортлары студентларның диплом эшләрен интернетка элә башларга җыена. Шул рәвешле аларны плагиатлыкка тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә «Известия».



big_dia-do-vestibulando-2
Интернетны үстерү институты каршында эшләп килүче «Интернет+образование» оешмасы эшче төркеме шундый проект өстендә эшли. Проект Мәгариф министрлыгында башлангыч хуплау тапкан инде. Диплом эшләрен без «Антиплагиат» компаниясе ярдәмендә тикшерәчәкбез, дип белдерә әлеге төркем.

Комментарийлар