Логотип «Мәйдан» журналы

Диңгез

Ничек керми калмак кирәк –Чакырса диңгез әгәр?Айкалдым бер, чайкалдым бер –Дулкыннар зәңгәр, зәңгәр…Айкый дулкын, чайкый дулкын.Чиксез суның юк яры.Шул микәнни адашулар?Ә диңгез сары, сары…Нинди бетмә...

Ничек керми калмак кирәк –
Чакырса диңгез әгәр?
Айкалдым бер, чайкалдым бер –
Дулкыннар зәңгәр, зәңгәр…
Айкый дулкын, чайкый дулкын.
Чиксез суның юк яры.
Шул микәнни адашулар?
Ә диңгез сары, сары…
Нинди бетмәс чайкалу бу?
Хәлләрем китеп бара.
Үкенмәм кебек батсам да,
Ә диңгез кара, кара…
Караны ярып урталай,
Күкләрдә уйный яшен.
Бәлки, ярга юл табармын?
Ә диңгез яшел, яшел…
Гомер – диңгез, төсләр уйный…
Ниләр көтә тын ярда?
Калып булмый, җитеп булмый,
Йөзмичә дә юк чара.
 

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар