Логотип «Мәйдан» журналы

Дилемма

Күп кирәк кешегә, күп кирәк... Р.Фәйзуллин Күп кирәк күңелгә, күп кирәк...Өстә-өстә зәңгәр күк кирәк,Һәм күктә якты кояш кирәк,Һәм янында җырчы кош кирәк,Һәм кошларга хасИрек кирәк!.. Күп ки...

Күп кирәк кешегә, күп кирәк...
Р.Фәйзуллин
 
Күп кирәк күңелгә, күп кирәк...
Өстә-өстә зәңгәр күк кирәк,
Һәм күктә якты кояш кирәк,
Һәм янында җырчы кош кирәк,
Һәм кошларга хас
Ирек кирәк!..
 
Күп кирәк күңелгә, күп кирәк...
Мөлдерәмә зәңгәр күз кирәк,
Күзнең төбәп каравы кирәк,
Карашында кайнар нур кирәк,
Нурдан – богау...
– Әсирлек кирәк!..
 
 
Күләгә күбәләге
 
Бүлештеләр, өләштеләр –
хәсрәт кимемәде.
Чиксез килеш калды чиксезлек.
 
Бүлештеләр, өләштеләр –
үлем
бөтәйде!
 
Күбәйде
күзләрдә күләгәләр.
Күбәләктәй генә үзләре – ләкин күп.
Күләгәләп
бөтенләй дөм итә ала
дөньяңны...
 
Теләк
Язлар кабатлана...
 
Ләкин язган безгә
тик бер язга,
тик бер язга баглап күңелләрне
яшәү гомер дәвереңчә.
 
Эреләнмичә,
вакланмыйча,
әллә кемгә әверелмичә.
 
Гомер буе барсын,
барсын,
барсын иде
шул бер яздан килгән ярсу!

Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ


Фото: социаль челтәрләрдән






«Мәйдан» №12, 2021 ел



Комментарийлар