Логотип «Мәйдан» журналы

ДәүСовет мәзәкләре

ЮрдомДәүләт Советында депутатлар сөйләшеп утыра.Комиссия рәисе Мидхәт Курманов зарлана:– Безнең өйдә гел юристлар: үзем дә, хатын да, малай да, килен дә… Полный дурдом!– Дурдом түгел, полный юрдом бул...

Юрдом


Дәүләт Советында депутатлар сөйләшеп утыра.
Комиссия рәисе Мидхәт Курманов зарлана:
– Безнең өйдә гел юристлар: үзем дә, хатын да, малай да, килен дә… Полный дурдом!
– Дурдом түгел, полный юрдом булып чыга инде бу, – дип төзәтә аны депутат Роберт Миңнуллин, мыек астыннан гына елмаеп.
 


Автограф


Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Кремльдә язучыларны кабул итә. Очрашудан соң Шәүкәт Галиев Президентка үзенең яңа чыккан китабын бүләк итә. Минтимер Шәрипович озак итеп автографын укый да:
– Почеркың бигрәк матур инде, – ди. Аннары дәвам итә: – Минеке дә шушындыйрак. Ну синеке кебек үк түгел.
Шәүкәт Галиев тыйнак кына каршы төшә:
– Юк инде, Минтимер Шәрипович, Президентның язуы матуррак була инде ул. Сез бит үзегез дә язучы кеше. Күпме китапларыгыз бар. Теге заманнар булса, Сезне без Язучылар союзына кабул итә идек инде.
«Дөрес сөйлиме ул?» дигәндәй, Президент үзенең янында басып торган Роберт Миңнуллинга карап ала.
– Да-а, Минтимер Шәрипович, – ди шагыйрь, – Сезгә заманалар туры килеп бетмәде шул. Югыйсә, Сез күптән язучы булырга тиеш идегез! Әгәр дә Язучылар союзына кабул ителсәгез, бүгенге көндә шушылай гап-гади бер Президент кына булып йөрмәс идегез.
Минтимер Шәрипович уйлап-уйлап тора да әйтеп куя:
– Безнең бәләкәй генә авылдан болай да ике әдип чыккан. Нур Баян белән Рахмай Хисмәтуллин. Өченчесе, мөгаен, артык булыр иде аның. Шуңа күрә Президент кына булып калыйм инде мин, егетләр!
Язучылар бертавыштан риза булалар.

Полиглот


– Безнең Гәрәй Рәхим – Дәүләт Советында өч телдә эшләүче бердәнбер хезмәткәр, – ди Фәрит Мөхәммәтшин үзенең бер чыгышында.
– Русча, татарча һәм керәшенчәме? – дип сорый аннан Роберт Миңнуллин, мыек астыннан гына елмаеп.
 

Дәүләт Советы шагыйре


Шагыйрь Зөлфәт депутат-шагыйрь Роберт Миңнуллинны очраткан да:
– О-о-о, татар совет шагыйре Роберт Миңнуллин! – дип исәнләшә икән.
Р. Миңнуллинның моңа бер дә исе китмәгән:
– Юк, Зөлфәт, ялгышасың! Татар совет шагыйре Роберт Миңнуллин түгел, ә Татар Дәүләт Советы шагыйре Роберт Миңнуллин! – дип җавап кайтарган шагыйрь, мыек астыннан гына елмаеп.

Түбән Кама Тамагы егетләре


Дәүләт Советы ашханәсенә Түбән Кама районында туган Разил Вәлиев, Рифкат Муллин, Кама Тамагы районында туган Туфан Миңнуллин төшке ашка килеп керәләр. Роберт Миңнуллин аларны күрә дә мыек астыннан гына елмаеп сәлам бирә:
– Түбән Кама Тамагы егетләренә кайнар сәлам!


Усманов, Булатов һәм Миңнеханов


Рөстәм Миңнехановның Арча районында «Райпотребсоюз» җитәкчесе булып эшләп йөргән чагы. Берзаман моңа обком секретаре Булатов бәйләнә башлый. «Эшең бармый, фәлән-фәсмәтән...» Җыелыш саен бер үк сүз кабатлана. Кемдер котырткандыр инде, күрәсең. Ә бер киңәшмәдә обкомның беренче секретаре Усманов, киресенчә, Миңнехановны өч тапкыр уңай яктан искә алып китә...
Берәр айдан Арчага «Булатов килә» дигән хәбәр тарала. «Булатов килә, все, бетерәчәк ул сине», – диләр. Миңнеханов үзе дә курка кала. Килә Булатов. Килүгә үк яшелчә кибетен карап чыга. «Мудаклар, берегез дә эшли белмисез, менә Миңнехановтан үрнәк алыгыз, аның кебек эшләргә өйрәнегез!» – дип, башкаларны тирги-тирги дә китеп тә бара. Башка кибетләргә кереп тә тормый.
Шулай, беренче секретарьдан узып ничек бәйләнәсең инде...
 

Яшь чакта...


Дәүләт Советында төшке аш вакыты. Ашханәгә Туфан Миңнуллин килеп керә дә: «Кая, ут яндырыйм әле, югыйсә, бигрәк караңгы», – дип, ут яндыра һәм аппарат кызлары янына барып утыра. Икенче өстәлдә ашап утырган Разил Вәлиев: «Без яшь чакта кызлар янында ут сүндереп утыра торган идек», – дип шаярта. Туфан: «Яшь чакта без дә шулай итә идек», – дип, кызлар белән чөкердәшә башлый.
 

Президентның тапкырлыгы


– Ни өчен Мәскәү Кремле кызыл төстә дә, Казан Кремле ак төстә? – дип сораганнар М. Шәймиевтән.
– Ә Казан Кремле ни өчен кызарырга тиеш әле? – дип сорауга сорау белән җавап биргән Татарстан Президенты.
 

Туфанның бисмилласы


Туфан Миңнуллин үзенең чыгышларында, кирәктә дә, кирәкмәгәндә дә, «Разил» дияргә ярата. Дәүләт Советы сессияләрендә дә, Язучылар союзы идарәсендә дә. «Минем бу чыгышым күпмедер дәрәҗәдә Разил Исмәгыйлевичны кабатлау булыр... Разилнең әйтә торган бер сүзе бар... Мин Тукай премиясенә Разил Вәлиевне тәкъдим итәм... Безнең комитет рәисе Разил Вәлиев... Ул урында Разил булырга тиеш... Нишләп бу исемлектә Разил Вәлиев юк?»... Шул хакта сүз чыккач, Роберт Миңнуллин әйтеп куйган:
– Туфанның бисмилласы «Разил» инде аның.
– Ә «бисмиллаһи-иррәхман-иррәхим»е ничек була? – дип сорыйлар аннан.
– «Разил Исмәгыйлевич Вәлиев»тер инде, – дип елмая Миңнуллин.

Утыру мәсьәләсе


Дәүләт Советы сессиясе бара.
Сессияне алып баручы спикер Ф.Мөхәммәтшин сөйли:
– Сессиягә бөтен министрларны да чакырмаска кирәк. Мин бит президиумнан күреп торам. Йоклар өчен килмәсеннәр. Аларга утыру монда бик авырдыр, әлбәттә...
Прокурор Кафил Әмиров өстәп куя:
– Шулай. Утыру бик авыр инде ул.
Прокурорның «утыру» сүзенә нинди мәгънә салып әйткәнен аңлаган депутатлар бер-берсенә карашып алалар.
 
Мәзәкләрне тулысынча журналның ноябрь (№11, 2016) саныннан укый аласыз.
 

Комментарийлар