Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт архивында ачык ишекләр көне оештырыла

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт архивларында Ачык ишекләр көне оештырыла. Чара 10:00-17:00 сәгатьтә үткәрелә.ТР Милли архивы (Казан, 8 март урамы 5А, тел. 279-41-18, 279-41-19) кунаклары архивның...


Бүген Татарстан Республикасы дәүләт архивларында Ачык ишекләр көне оештырыла. Чара 10:00-17:00 сәгатьтә үткәрелә.



DorWLj4hZdg
ТР Милли архивы (Казан, 8 март урамы 5А, тел. 279-41-18, 279-41-19) кунаклары архивның социаль-хокукый һәм башка төр эшчәнлеге белән таныша алачак. Чара кысаларында сирәк очрый торган документлар белән танышу мөмкинлеге дә тудырыла.
Документлар дәүләт архивының шәхси состав буенча җитәкчелегеннән (Казан, 8 март урамы 5А, тел. 279-41-39) хезмәт стажы белән бәйле архив белешмәләр алу тәртибе хакында сорашып булачак.
Дәүләт матбугат архивына килүчеләр (Казан, 8 март урамы 5А, тел. 279-50-71, 279-50-72) өчен дә басма мәгълүмат һәм китаплар белән бәйле кызыклы мәгълүмат җитәрлек булачак.
Ә тарихи-сәяси документлар Үзәк дәүләт архивында (Казан, Декабристлар урамы 4, тел. 523-84-29) социаль-хокукый сораулар буенча киңәш биреләчәк.
Аудиовизуаль документлар Үзәк дәүләт архивында (Казан, Кремль урамы 2/6, тел. 292-26-35) хәрби еллар белән бәйле кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителә.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар