Логотип «Мәйдан» журналы

Делпәр чишмәсе ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

Делпәр чишмәсе... Усали халкының изге чишмә урынына күргән чишмәсе әнә шулай дип атала. Авыл тарихы сәхифәләрен саклап ага да ага ул. Легендаларга караганда, Усали авылына нәкъ менә шушы чишмә бу...

Делпәр чишмәсе... Усали халкының изге чишмә урынына күргән чишмәсе әнә шулай дип атала.
 
8kaygiuuhr0-1-m
Авыл тарихы сәхифәләрен саклап ага да ага ул. Легендаларга караганда, Усали авылына нәкъ менә шушы чишмә буенда нигез салына. Җил-давыллардан сакларлык ышык җиргә, мул суы булган чишмәле урынга килеп урнашкан Йонысай, Тукый, Биги бабаларыбыз. Шуңа да авылыбызны кайчандыр Өчиле (Өч өйле) дип йөрткәннәр...
Тарихи документларда Усали, Сюли, Сули дип тә теркәлгән. 1691 елда искә алына. Шунда ук “уч или три двора” дигән аңлатмасы да бар. Өлкән буын бүген дә авылыбызны Өчиле дип йөртә.
Әйткәнебезчә, Өчилегә нигез салган өч бабай авылның мул сулы шушы чишмә буен сайлый. Ләкин бу урын чишмәләргә шулкадәр бай була ки, әле бер, әле икенче җирдән чишмәләр кайнап чыгып кына тора. Күпсанлы чишмәләрдән җыелган кечкенә генә инеш тә язгы ташу вакытында көчле ташкынлы гайрәтле елгага әверелә. Өч бабай нигез салган урын сазлыкны хәтерләтә башлый. Алар югарыгарак, хәзерге мәдәният йорты урынына күчәргә карар кылалар.
Ә Йонысай аганың Делфәрия (бәлки Зөлфәрия булгандыр) исемле кызы чишмәне калдырып китмәскә карар кыла. Чишмәгә кушылып сайраган сандугач җырын, челтер чишмә тавышын калдырып китәсе килми аның.
Халкыбыз гомер-гомергә чишмәләрне карап, зурлап торган кешегә аның исемен бирә торган булган. Бу чишмә дә тарихка Делфәрия хакына Делпәр чишмәсе булып кереп калган. Әйе, бездә “ф” авызын “п”га әйләндереп сөйләшү гадәте бар. Бездә Фатыймаларны – Патыйма, Фәсхетдиннәрне – Пәсхетдин диючеләр хәзер дә очрый әле.
Делпәр чишмәсе йомшак, тәмле сулы чишмә. Суы да савыт-сабада юшкын калдырмый, диләр. Авыл йортларына су кергәч, күп чишмәләр кебек Делпәр дә ятим калды. Чишмә буенда тезелеп киткән бәрәңге бакчалары урыны да буш җир хәзер. Ләкин чишмәбезне кычыткан да, башка үләннәр дә капламады. Бүген ул бөтен тирә-якка хуш ис таратып, бөтнеккә күмелеп утыра.
Быел, Алла боерса, авыл халкының Делпәр чишмәсен дә төзекләндерергә исәбе бар. Кызу җәй айларында су җитмәгән урамнарга Делпәр суын менгерергә планлаштырылган эш башланды да инде.
Авылыбызның тарихи чишмәсе яңаруына, төзекләнүенә, карап-кадерләп торылуына өметебез зур хәзер.
 
 
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы, Усали авылы.

Комментарийлар