Логотип «Мәйдан» журналы

Дарулы имплант ДЦПлы балага йөрергә өйрәнергә мөмкинлек биргән

Балалардагы церебраль паралич авырулы (ДЦП) дүрт яшьлек балага Санкт-Петербургтагы В.А.Алмазов исемендәге Федераль медицина тикшеренүләр үзәгендә дарулы помпа имплантация ысулы куйгач, ул мөстәкыйль р...

Балалардагы церебраль паралич авырулы (ДЦП) дүрт яшьлек балага Санкт-Петербургтагы В.А.Алмазов исемендәге Федераль медицина тикшеренүләр үзәгендә дарулы помпа имплантация ысулы куйгач, ул мөстәкыйль рәвештә йөри ала башлаган. Бу хакта ТАСС яза.
almazov1-spb
Моңарчы бу ысул өлкәннәргә карата гына кулланылган. Санкт-Петербургта бу ысулны беренче тапкыр балаларда сынап караганнар.
"Помпа имплантлары ДЦП диагнозлы балаларга куелды. Бер баланың авыруы җиңеләйде. Ә икенче очракта, бала мускулларын эшләтә башлап, йөреп китә алды”, - дип белдергән үзәкнең матбугат хезмәте.
Ысулның асылы – корсактагы тире астына титаннан эшләнгән 7 см диаметрлы помпа кертүдән гыйбарәт. Аның аркылы арка миенә мускулларны йомшартуны тәэмин итүче дару кертелә.
Бу ысул авыруга уңайсызлыклар тудырмый һәм гадәти ысуллар белән дәвалауга караганда организмга зыяны азрак дип ышандыра табиблар. Ысулны кулланырга теләүче кандидатлар инде бар дип хәбәр итә үзәк.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар