Логотип «Мәйдан» журналы

Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә конференция үтәчәк

3 майда Татарстанның Нурлат районы Кизләү авылында Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.&...

3 майда Татарстанның Нурлат районы Кизләү авылында Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.
 
Конференциянең максаты булып XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән зур өлешен популярлаштыру тора.
Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районының Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды.
Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» Советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Нурлат районы хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Нурлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов, Әхмәтзәки хәзрәтнең оныгы Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
Әхмәтзәки бине Сафиулла әл-Алиш Әл-Морасави (1889-1995), Казан губернасы Чистай өязендәге “Кизләү” мәдрәсәсендә белем алгач, шул өязнең Мораса авылына имам итеп билгеләнә. 1930 елларда дини эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була, Казанда төрле предприятиеләрдә эшли. 1978-95 елларда - Мәрҗани мәчетенең имамы, 1980 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте казые һәм Голямалар шурасы әгъзасы итеп сайлана.
“Казанда революциягә кадәр төпле белем алган, сөргеннәрне үткән өлкән яшьтәге имамнар бар иде. Бохарада һәм Мисырда гыйлем эстәгәнгә кадәр үк аларның берсе – Әхмәтзәки бине Сафиулла әл-Алиш әл-Морасави хәзрәттән тирән дини белем алдым. Әхмәтзәки хәзрәт –- минем асыл остазым», – ди Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
 
http://kiziltan.ru

Комментарийлар