Логотип «Мәйдан» журналы

Далаларга чыга, урманнарга

Далаларга чыга, урманнарга, —кая гына илтми сукмагым!..Ничә тапкыр салам эскертләрентуган йортым итеп йокладым. Менә бәет кебек моңлы урман,менә җырдай иркен кырларым...Кояш монда таңнан торып үп...

Далаларга чыга, урманнарга, —
кая гына илтми сукмагым!..
Ничә тапкыр салам эскертләрен
туган йортым итеп йокладым.
 
Менә бәет кебек моңлы урман,
менә җырдай иркен кырларым...
Кояш монда таңнан торып үпкән
әбиемнең айдай урагын...
 
«Әйдә биик?» дип үз телләрендә
ромашкалар кулга сузыла.
Аһ, гүзәлләр нинди охшаганнар
ак калфаклы болгар кызына!..
 
Таң сызамы җанга ал нурларын,
йә барамы кояшың баеп, —
матур! илнең газиз табигате.
...Юк, башкача уйлау да гаеп!..
 

Фәннур САФИН


Фото: https://ru.freepik.com


 
 

Комментарийлар