Логотип «Мәйдан» журналы

«Дакар» раллиенда «КАМАЗ-Мастер» машиналарына ТАССРның 100 еллыгы билгесе куелачак

«КАМАЗ-Мастер» командасының «Дакар-2020» раллиена бара торган машиналарына ТАССРның 100 еллыгы символы куелачак. Логотип йөк машиналарының алгы панеленә беркетелә.Шушы көннәрдә «КАМАЗ-Мастер» Согуд Га...



«КАМАЗ-Мастер» командасының «Дакар-2020» раллиена бара торган машиналарына ТАССРның 100 еллыгы символы куелачак. Логотип йөк машиналарының алгы панеленә беркетелә.
0131


Шушы көннәрдә «КАМАЗ-Мастер» Согуд Гарәбстанына китте. Татарстан командасы ярышларга дүрт КАМАЗ-43509 спорт йөк машинасы чыгарачак.





Ярыш 5 гыйнварда Җиддә шәһәрендә башланачак һәм 17 гыйнварда Киддияда тәмамланачак. Маршрутның гомуми озынлыгы 7,8 мең км тәшкил итәчәк.


Корольлек «Дакар» кабул итүче илләр тарихында утызынчы булачак.

 
Фото: kamazmaster.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар