Логотип «Мәйдан» журналы

Дайконны ничек үстерергә?

Соңгы елларда безнең бакчачылар да Кытай һәм Япониядә үсә торган бик тә файдалы яшелчә — дайкон үстерә башладылар.Бу культура бездәге редиска охшаган, әмма аңа караганда эрерәк, тәме буенча да редиска...

Соңгы елларда безнең бакчачылар да Кытай һәм Япониядә үсә торган бик тә файдалы яшелчә — дайкон үстерә башладылар.
dajkon
Бу культура бездәге редиска охшаган, әмма аңа караганда эрерәк, тәме буенча да редиска яисә әче тормага караганда өстенрәк: сусылрак, күңелгә ятышлырак. Составында микроэлементлар, витаминнар, бигрәк тә С витамины, калий һәм кальций тозлары күбрәк.
Аны рационга кертеп, даими рәвештә куллану бавыр һәм бөерне чистарта, аларда утырган тозларны эретә. Аны үзен генә дә, салатларга кушып та, кайнатмасын да, маринадлап яисә тозлап та кулланалар. Салат әзерләү өчен аның яшь яфраклары да файдаланыла.
Дайкон — берьеллык тамыразык культура. Төрле климат шартларда да әйбәт үсә. Аның тамыразыгы, гадәттә, ак төстә, озын, цилиндр формасында, безнең якларда үсә торган турнепсны хәтерләтә, озынлыгы 10нан алып 70-80 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин.
Үстерү агротехникасына килгәндә, ул редисны үстергәндәге кебек үк, тик тамыразык озын булганлыктан, туфракны тирәнрәк эшкәртергә кирәк.
Дайкон якты көн озынлыгына таләпчән, шуңа күрә аны көннәр кыскара башлагач, тамыразыгы формалашу өчен уңай шартлар тугач, ягъни июльнең беренче яртысында чәчәләр. Әмма саклау өчен булмаса, аны язын да чәчәргә мөмкин. Тик саклау өчен соң чәчү таләп ителә.
Чәчү алдыннан түтәлне яхшылап тигезлиләр һәм, араларын 40-45 сантиметр калдырып, рәтләр (буразналар) сызалар. Ә рәттәге үсемлекләр арасын 25-30 сантиметр калдырып, 2-3 сантиметр тирәнлектә чәчәләр. 5-6 көн үткәч, шытымнар чыга.
Әгәр дә куе чәчелгән булса, беренче чын яфрагы күренүгә үк сирәклиләр.
Дайконны теплицада да үстерергә мөмкин, анда да шушы ук технология кулланыла. Бу очракта инде уңышны иртә яздан алып көз беткәнче диярлек кулланырга мөмкин.
Дайконны да, башка тамыразыклар кебек үк, подвалда яисә базда саклыйлар, әмма алар озак сакланмый, шулай да 2-3 ай чамасы сакларга була, ә суыткычларга полиэтилен пакетларга төреп куйсаң, 1 ай чамасы сакларга мөмкин, дип яза igelek.ru сайтына сылтама белән «Кызыл таң».

Фото: igelek.ru

Комментарийлар