Таныр микән бөек Тукай?

Таныр микән бөек Тукай
Бүген Казан каласын?


Табарга телидер шагыйрь
Милләтнең чын баласын…

Диварларда – чит исемнәр,
Урам тулы ят халык,
Йөри маңкорт балалары,
Милләтеннән оялып.

Бара Тукай урам буйлап,
Табалмый торган йортын.
Яшьле күзләрен яшереп,
Әйләнде урам чатын.

Кирмән янына җиткәндә,
Ышанмый күзләренә:
Богаулы шагыйрь һәйкәле,
Татарлык йөзләрендә.

Һәйкәлне күргәч тә, Тукай
Аңлады халкы хәлен.
Сөембикә дә авышкан,
Терәп Казан кирмәнен.

Хәйран калып, туктап калды:
Алда – искиткеч мәчет!
Мәрмәрдән Кол Шәриф тора –
Үлеп терелгән шәһит…

Әйтеп куйды шулчак Тукай:
«Татар бәхете өчен без җан атарбыз,
Татар бит без – барыбыз да татарбыз!»

 

Әткәй күлмәге

Илебезгә фашист бәреп кергәч,
Кырык бернең җәйге көнендә,
Әткәйне сугышка озатканын
Искә ала әнкәй бүген дә.

Мин туасын белгәч, сөенгән дә,
Табалмагач бүтән бүләген,
Истәлеккә салып биргән әткәй
Өстендәге киндер күлмәген!

«Батырларча һәлак булды», – диеп,
Өч айдан соң килгән хәбәре.
Гомере буе шушы кара кәгазь
Әнкәемнең телгән йөрәген.

Әтиседәй батыр булсын, диеп,
Терәк булыр, диеп, иленә,
Мин тугачтын әбием биләгән
Әткәй күлмәгенең җиңенә.

Әнкәй сиңа мәңге тугры калды,
Үстерсә дә мине гел ятим.
Җылы булды, әткәй, синең күлмәк,
Үзем инде бүген мин әти!

Унсигез яшең дә тулмаганда,
Ятып калдың окоп төбендә…
…Үлгәнеңә әни һич ышанмый,
Көтә әле сине бүген дә!

bzqqnfyqrju

 

Иң зур бәхет

Мәхәббәт – сихри дөнья,
Кешелекне яшәтә.
Аның уртак җимешләре
Бар дөньяны яшәртә.

Сөю татыган җаннарны
Ул күкләргә күтәрә.
Чын гашыйклар гомерләрен
Оҗмахларда үткәрә.

Матур гаилә корырга
Хыяллана һәр кеше.
Гаиләдә гадел була
Һәркемнең дә өлеше.

Балаларның киләчәге –
Ата-ана өмете.
Иң олы байлык тормышта –
Ул гаилә бәхете!

 

 

Максат бер

Без җирдә беркемнән ким түгел –
Сәнгатьсез һәм телсез итәрлек.
Туганнар, моңа юл куймагыз –
Гаделлек, гаделлек, гаделлек!

Хөррият – яшәүнең мәгънәсе,
Яуларга кирәк чын бәйсезлек.
Уянсын һәр татар көрәшкә –
Бердәмлек, бердәмлек, бердәмлек!

Басылган-изелгән бу илдә
Күп күрдек кимсетү-газапны.
Татарлар, сафларга басыгыз –
Азатлык, азатлык, азатлык!

Барыбер хөррият киләчәк,
Ярамый өметне өзәргә.
Максат бер – иреккә ирешү:
Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!

 

Татарстан – изге Ватан

Нинди матур, нинди гүзәл
Безнең туган җиребез!
Борынгыдан иңгән монда
Изге Ислам динебез.

Дус яшибез барысы белән,
Уртак бит Ватаныбыз.
Маяк булып балкый илдә
Данлыклы Казаныбыз!

Күрсәтәбез бар дөньяга
Тыныч хезмәтнең көчен.
Алга максат куеп яшик
Ирек, бәйсезлек өчен!

Үз телебездә сөйләшик,
Чит телдә сөйләм – чүбек.
Туган тел бер генә була –
Газиз Ата-Ана кебек!

Гадел тормыш төзер өчен
Хыяллана Кешелек.
Бар дөньяны бизәп яшик,
Булсын илдә иминлек!

 

 

Сихәт табам туган җиремдә

Туган җирдә генә сихәт табам,
Озак йөргәч читтә чиләнеп.
Нигеземә кайтып дога кылам,
Туган туфрагыма тезләнеп.

Чирәменә ятсам исерәмен,
Бәбкә үләненең исенә.
Кичә генә үткән көнем төсле,
Балачагым төшә исемә.

Урманына барып җырым сузам,
Былбылларның сихри көенә.
Кәккүкләре миңа каршы дәшсә,
Сабый бала кебек сөенәм.

Чишмәсеннән салкын сулар эчәм,
Суларыбыз тәмле, файдалы.
Туган җирнең суы гына түгел,
Һавасы да хәтта шифалы.

 

Рәфыйк Әхмәдиевның башка шигырьләрен журналның май (№5, 2018) санында укый аласыз.

 

Рәфыйк Гомәр улы Әхмәдиев 1949 елның 25 февралендә Яңа Чишмә районы Сөлчә Башы авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч, Яңа Ибрайда (Аксубай районы) сигезьеллык мәктәпне тәмамлый.
Чистай елга училищесының көндезге бүлегендә, читтән торып Васильеводагы автотранспорт техникумында һәм Казан дәүләт ветеринария институтында белем ала. Машинист-рулевой, техник-механик, зооинженер һөнәрләрен үзләштерә. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куя. «Түбән Кама шин» заводында, ТЭЦ-2 дә җаваплы вазифалар башкара. Шактый еллар Себердә (Лангепаста) вахта ысулы белән эшләп ала. Аннары «Татэнерго»ның Түбән Кама бүлегендә лаеклы ялга киткәнче эшли.
Рәфыйк Әхмәдиев – «Хисләрем чишмәсе» (2007), «Акты хисләр җыр булып» (2009), «Булат маҗаралары» (2016) исемле җыентыклар авторы. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.


Комментарий язарга