Логотип «Мәйдан» журналы

Чын акмайны ялганнан аера белә идегезме?

Кибеттән сатып алган акмай күпчелек очракта яхшы сыйфатлы, ягъни чын май булмый.

Сатып алынган майда пальма майлары булса, бу - фальсификат. Яхшы акмайны ничек аерырга соң?
Май төрелгән төргәкнең язуын укыгыз: анда ГОСТ Р 52969-2008 дигән язу булырга тиеш. Исемлектә маргаринадагы кебек төрле үсемлек өстәлмәләре булырга тиеш түгел. Продукт составы сөттән, сливкидан торырга тиеш. Искә алыгыз: чын май бервакытта да арзан булмый. Әгәр төргәктә күрсәтелгән яраклылык вакыты 10 тәүлектән дә артык куелган икән, димәк, анда консервант өстәлгән дигән сүз.
Атланмайны өйдә дә натуральлеккә тикшерергә була. Чын май каты була, ул төргәккә буялмый, кискәндә пычакка ябышып калмый. Артык чагу сары төс майга буяулар кушылганын күрсәтә. Өстәлдә торган майда тамчылар барлыкка килсә, бу - ялган ризык. Майны табада җылытып карагыз. Табигый продукт чыжлый һәм бераз күбекләнә, тәмле май исе тарала, ялган май исә эреп бетә һәм таба буйлап ага.
Май кисәген кайнар суга салыгыз, чын продукт - су өстендә эри, ә маргарин төпкә утырачак. Майны 3 сәгатькә туңдыргычка куеп торырга кирәк. Туңганнан соң табигый продуктны кисеп булмый, ул кисәкләргә тарала, фальсификат исә икмәккә бик җиңел ягыла.
Тикшерүнең тагын бер ысулы: май кисәген аракыга салыгыз. Әгәр майга буяулар кушылган икән, аракы сары төскә керәчәк.
 

Фото: shkolazhizni.ru

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/May-kis-gen-arakiga-salip-karagiz-570637/

 

Комментарийлар