Логотип «Мәйдан» журналы

Чупе шулпасы

Бу шулпаны бик яраттым, үзе җиңел, үзе туклыклы. Үзенчәлекле тәме үзенә гашыйк итте!Ингредиентлар: тавык ите, яшел фасоль, яшел борчак, кукуруз, кишер, сельдерей, борай ярмасы, суган, яшеллек, сарымса...

Бу шулпаны бик яраттым, үзе җиңел, үзе туклыклы. Үзенчәлекле тәме үзенә гашыйк итте!



Ингредиентлар: тавык ите, яшел фасоль, яшел борчак, кукуруз, кишер, сельдерей, борай ярмасы, суган, яшеллек, сарымсак, лайм яки лимон, тоз.


Тавык шулпасы пешерәбез. Ит пешкәч, алып куябыз.

Яшел фасоль, яшел борчак, кукуруз (өшетелгән дә, консервланган булса да ярый), эре итеп турап кишер һәм сельдерей салабыз, тоз сибәбез, 10 минут кайнаткач, киноа/борай (полба) өстибез һәм 15 минут кайнатабыз (борай озаграк пешә).


1 баш суган, яшеллек, сарымсакны, әз генә су салып, блендерда ваклыйбыз һәм шулпага салабыз, лаймның (яки лимон) 1/4 өлешен ашка сыгабыз. Ашны 3-5 минут кайнатабыз.


Табынга телемләнгән ит һәм 1/4 лимон бн куябыз.

Автор: Айгөл ГАТАУЛЛИНА

Фото: Айгөл Гатауллина

https://intertat.tatar/ash-su/chupe-shulpasy/

Комментарийлар