Логотип «Мәйдан» журналы

Чулпан Җәлилова: «Оеклар» шигыре Муса Җәлилнеке түгел

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге мәгълүмат порталы аша «Оеклар» шигыре әтисенеке булмавын әйтә. Бу хакта Татарстан...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге мәгълүмат порталы аша «Оеклар» шигыре әтисенеке булмавын әйтә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
25.08.2019  - Җәлилчеләрне искә алу. Хатер дозоры (фото Салават Камалетдинов)
Интернет челтәрендә һәм герой-шагыйрьгә багышланган китапларда соңгы вакытта «Оеклар» шигыре Муса Җәлил тарафыннан язылган дип, еш телгә алына. Ул Муса Җәлилгә багышланган төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә дә күп яңгырый.
Бу Чулпан Җәлилованы тиешле мөрәҗәгать белән чыгарга этәргән.
«Мин төрле бәйгеләр, фестивальләрдә күп катнашам. Аларда балалар һәрвакыт «Оеклар» шигырен укый. Ел саен шушы күренеш кабатлана. Бу шигырь беркайчан да әтиемнең күпсанлы тиражлар белән нәшер ителгән китапларына кермәде.
«Оеклар» шигыре хәтта Муса Җәлилнең стиленә дә туры килми. Шунлыктан төрле бәйгеләр һәм фестивальләргә әзерләнгәндә әтиемнең абруйлы басмаларын, «Әсәрләр» җыентыгын гына файдалануыгызны сорыйм. Әйтик, Казанда Татарстан китап нәшриятында «Моабит дәфтәрләре»нең бик яхшы басмасы чыкты. Анда Муса Җәлилнең шигырьләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән», - дип искәртте Чулпан Җәлилова.
 

Фото: "Татар-информ" архивы 


https://tatar-inform.tatar/news/letters/21-12-2020/chulpan-lilova-oeklar-shigyre-musa-lilneke-t-gel-5794214

Комментарийлар