Логотип «Мәйдан» журналы

Чормада сакланган шәҗәрә («Чормада сакланган ядкарь» бәйгесенә) + ФОТО

Җәйнең соңгы ае. Озакламый көз. Бакчада алма өлгергән чак. Кояш күтәрелгәнче дип, чиләгемне асып, коелган алмаларны җыярга бакчага чыктым. Җирдә череп әрәм булалар бит, дип алмаларны чиләккә тутырам....

Җәйнең соңгы ае. Озакламый көз. Бакчада алма өлгергән чак.
20181212_1142351
Кояш күтәрелгәнче дип, чиләгемне асып, коелган алмаларны җыярга бакчага чыктым. Җирдә череп әрәм булалар бит, дип алмаларны чиләккә тутырам. Чиләккә төшкән алмаларга кушылып, кошлар сайрый. Аяк астындагы чыктан аягым да юешләнде. Быел алма күп булган.  Менә ичмасам! Алмасының күплегеннән алмагач сыгылып төшкән. Артык авырлыгыннан арынырга теләп, җиргә бушата, бахыр. Тулган чиләгемне тиз генә ләгәнгә тондырам да, тагын чиләгемне тутырам. Боларны төшкә хәтле чистартып,  турап, чормага менгерергә кирәк. Киптерелгән алма кышкы компот, пирог эченә ярап куя. Мал бит.
Алмаларны кулга алуга, балачак искә төшә. Өлгереп тә бетмәгән алмаларны тозга манып ашаган, һай ул чаклар! Дәү әти белән дәү әни дә исән иде ул чакта. Әнә хәзер йортлары гына утырып калды һәм шул алмагачлар. Шул, ялларда кайткалап, йортны җыештырып, кураларын, алмаларын җыеп китәргә генә калды инде. Нишләтәсең! Бакчадагы алмагач алмалары да җиргә төшә, череп туфракка әйләнә.
Әллә нишләп, иртәдән бирле хатирәләр яңартам әле. Тиз генә алмаларны җыеп, чормага киптерергә менгерәсем бар бит!
Алмаларны төш алдыннан гына турап бетердем. Туралган алмаларны алма чиләгенә салып, өй кыегына терәтелгән баскычтан  күтәреләм. Баскыч тимерен тимер дә бит, барыбер шикләндерә. Бер кул белән чиләкне тотып, икенче кул белән баскычка ябышып үрмәлим. Картаеп калган авыл морҗалары миңа сәлам бирә. Сәламнәрен алып чорма ишегенә якынлашам. Инде ничә еллар чормага җәелгән җирле туфрак та тузанга әйләнгән. Аяк тиюгә бата. Эскәтеремне тузан туфракка җәеп өстенә алмаларымны таратам. Монда алар бик тиз кибәрләр!
Түрдәге төнлек тәрәзәдән төшкән кояш нурлары күзне чагылдыра. Ничә мәртәбә шунда менеп, шул очка барып җитә алганым юк һаман. Шул төнлек тәрәзәдән аргы якка бик тә күз саласым килә. Тәрәзәгә таба атлыйм. Кыектагы өй морҗасы – мәһабәт багана кебек, балчыгы гына бераз купкан. Тәрәзәгә кунган тузанга хат язарлык. Эх, чүпрәк тә эләктермәгәнмен! Бер очтан тузанын да сөртеп төшәр идем. Ярый! Менгән-менгән, күлмәк итәгем белән булса да тузанын сөртергә кирәк, дип, төнлек тәрәзәсенең кыегына үрелдем. Тәрәзә яңагыннан ниндидер күн төргәк алдыма килеп төште. Бик сәер нәрсә! Үзе тире күнгә төрелгән, төсе дә уңмаган.  Нәрсә булыр бу! Бераз гына шомландыра. Берәр сихер ише нәрсә була күрмәсен дип, бисмилламны әйтеп, күнне чишәм. Күн эчендә яулык, яулык эчендә сап-сары кәгазьләр. Ниндидер борынгы язулар! Кеше кулы белән язылган кульязмалар. Гарәпчә  хәрефләрне җыям: Исхак углы Гимран, Гилман улы Гимран... Бер дәфтәр язу! Гилман – әниемнең әтисе бит! Бабамның йорты бит бу, бабам чормасы, бабам алмалары!
 
 
Гөлфия Насыйбуллина

Чаллы.

 

Комментарийлар