Логотип «Мәйдан» журналы

Чоңгыл

Сыйныфташлары белән очрашуга чакыру алгач, Хәмдиянең күңеле тәмам урыныннан кузгалды.

Күпме гомер сизелми генә үткән дә киткән. Ниндидер сәбәп белән моннан алдагы очрашуга бара алмаган иде шул. Әлегесе ничек булыр икән? Кемнәр исән, кемнәр юк икән? Башында әллә күпме сорау бөтерелде, тынычлыгы тәмам бетте. Чөнки өлгергәнлек турында аттестат алган чыгарылыш кичәсе мәңге онытылырлык түгел иде. Һәм ул көнге вакыйгалар бер-бер артлы күз алдына килеп басты.
 
Иртән йокыдан уянуга, бүлмәгә тулган җылы кояш нурлары Хәмдиянең кәефен күтәреп җибәрде. Шулай булмый соң, бүген аларның чыгарылыш кичәсе! Нинди дулкынлану белән көтә аны егет һәм кызлар. Ниһаять, алар үзаллы тормыш юлына басачак! Күңел төбенә сер итеп бикләнгән хыялларны гамәлгә ашыруга юл ачылачак! Кыз башка вакыттагы кебек, әнисенең иркәләп эндәшкәнен көтмичә, сикереп торды да, тиз генә киенеп, юынып алды. Нишләптер өйдә берсе дә юк. Плитәдә шаулап утырган чәйнектән чәй ясап эчкәч, ишек алдына йөгереп чыкты. Әнисе сарай тирәсендә тавык-чебешләрен туйдырып йөри икән.
— Бәй, кызым, ник бүген иртәләдең? — диде Нәзирә апа кызының иртә тору сәбәбен белсә дә.
— И-и-и, әнием, белеп торасың бит инде, — дип, әнисенең бит очыннан чуп итеп үбеп алды кыз. — Мин мәктәпкә киттем, — дип капкага йөгерде.
Ул мәктәпкә килеп җиткәндә, сыйныфташлары җыела башлаган иде инде. Шаярыша-шаярыша, тантана буласы залны бизәргә тотындылар. Аларга хәзер кемнеңдер әйтеп торуы да кирәкми, егетләр-кызлар үзләрен ярыйсы җитди тоталар. Сыйныф җитәкчеләре Асыя Хәйрулловна килеп кергәч, яшьләрнең дәррәү килеп эшләп йөрүләрен күреп, канәгатьләнү белән елмаеп куйды. Кара инде, кичә әле парта артында шым гына утырган балалары бүген кинәт үсеп киткән түгелме?! Мәктәп белән хушлашырга әзерләнүче укучыларына бераз моңсуланып карап торды мөгаллимә. Нишлисең, кош балалары да үсеп, канат ныгыткач, туган ояларын калдыра ич. Аның да укучыларына хушлашырга вакыт җиткән икән шул. Ул аларның һәрберсенә күз йөртеп чыкты. Нишләптер арадан Маринаны тапмады. Кызның Хәмдия белән дус икәнен белә иде Асыя Хәйрулловна.
— Хәмдия, дустың күренми шикелле, бергә килмәдегезмени? — диде шарлар төйнәп булышкан кыз янына килеп.
— Юк шул, Асыя Хәйрулловна, нишләптер кичә кич мин аны күрмәдем.
— Ничек күрмәдең?
— Шулай, өйләренә барган идем, ишекләре бикле булды, башкача эзләп булышмадым. Үзе килмәде.
— Ярый, берәр эшләре килеп чыккандыр.
Укытучы Маринаның әбисе белән генә үскән, ятимә кыз икәнен белә иде. Бәлки әбисе авырып киткәндер, кайтышлый кереп чыгарга кирәк булыр.
Төштән соң чыгарылыш сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергәләп, кабат мәктәпкә,тантаналы кичәгә җыйналды. Тик араларында һаман Марина күренмәде. Асыя Хәйрулловна ни дияргә белмәде, чөнки аны да бикле ишек каршылады. Дустын Хәмдия дә каян эзләргә дә белмәде. Мәктәп директоры өлгергәнлек аттестатын тапшырып бетергәч, бәйрәмнең күңел ачу өлеше башланды. Җыр-бию, уен- көлке... Инде кызлар һәм егетләр парлашып биюдән дә, бер-берсенә сер итеп кенә нидер пышылдашудан, мәхәббәт сүзләре ычкындырудан да кыенсынмыйлар иде. Кичәнең иң кызган мәлендә Маринаның әбисе килеп керде. Зал кинәт тынып калды.
— Сез монда... сез монда...
Карчык яшенә буылып, сүзен әйтәлмичә, тәмам хәлсезләнеп, идәнгә сыгылып төште. Аптырашта калган халык ни дияргә дә белмәде. Берничә егет йөгереп барып, карчыкны күтәреп, урындыкка утыртты.
— Я, әйт инде, Сания апа, ни булды?
— Маринам асылынган бит, — дип пышылдады карчык яшь аралаш. Әнә шулай күңелле башланган бәйрәм, уртасыннан өзелеп, Маринаны җирләү белән төгәлләнде. Инде аңа да шактый вакыт узган. Тик Маринаның ни өчен муенына элмәк киюе барсы өчен дә сер булып калды.
2
Маринаның исеме генә түгел, үзе дә бик матур кыз иде . Җыр-биюгә оста, фәннәрне җиңел үзләштерә, һич җитешмәгән җире юк. Сыйныфның комсомол оешмасын җитәкли. Башка кызлар матур-матур киемнәр, бизәнгечләр хакында гәп корганда катнашмый, сиздерми генә бер читкә китә дә, ни дә булса укый башлый. Аның тома ятим икәнен белгәнгә бәйләнмиләр. Хәмдия күптән дуслашып йөри инде аның белән. Тик Маринаның ни өчен әти-әнисе юклыгын сорарга кыюлыгы җитми, иң авырткан җиренә тияр кебек. Бик өлкән яшьтәге әбисе белән яшәвен белгәнгә, җае чыккан саен ярдәм итәргә тырыша. Ләкин Марина үзен бик горур тота, өйдәге хәлләр хакында сөйләп бармый. Әбисе шулай өйрәтте аны. Бигайбә, ятимлек тарихын ул үзе дә үсә төшкәч кенә белде.
Гаиләдә Мариналар өч бала иде, аннан өлкәнрәк апасы белән абыйсы да бар. Ул әнисен бөтенләй хәтерләми. Апасы белән абыйсы әбиләре юкта “әти белән әни” дип сөйләшсәләр, Марина аптырап тыңлап тора да: ”Кая соң безнең әти белән әни? Нигә кайтмыйлар алар?“ — дип сорап, аларны ялкытып бетерә. “Үскәчрәк белерсең әле, апаем, алар тиз генә кайта алмыйлар шул”, — дип тынычландырырга тырыша Катя апасы еларга җитешкән кызны. Урта мәктәпне тәмамлагач, апасы Катя да, аның артыннан абыйсы Тимур да һөнәри уку йортына барып урнашты. Хәзер Марина әбисе Сания апа белән торып калды. Гомер буе авыр эштә булган карчык еш авырый, бар карап торганы — төпчек оныгы Марина. Үзе эчтән һәр көнне: ”Маринам укып чыгып, аякка басканчы, Аллам, ярдәм итсәнә“, — дип ялвара. Беркөнне шулай сөйләшеп утырганда Марина:
— Нәнәем, зур үстем бит инде. Гаиләбез тарихын бик тә беләсем килә минем, — дип әйтеп куйды.
— Әйе, шул кызым. Тарих дигәч тә, әллә нинди искитәрлек тарих юк югын. Ятимлек — күпләрнең башыннан кичкән әйбер ул. Тыңла, алайса, — дип акрын гына сөйләп китте карчык.
— Кешегә гомер бер генә бирелә. Аны тик бәхет-шатлыкта гына яшәргә иде дә, ни өчендер язмышлар бик катлаулы шул. Бәхет тә син теләгәнчә килми, бәхетсезлек тә уйламаганда, көтмәгәндә килә. Кайберәүләрне, гомумән, тормыш сыный да сыный. Минем дә тормышым гел сынаулардан гына торды бугай. Уйласам, исем-акылым китәрлек. Түзгәч тә түзә икән бәндә баласы, — дип, сүзне уратып башлады ул.
Саниянең әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булып, биш бала әниләре белән торып калгач, ятимлек ачысын аз татымадылар алар. Шуңа да үсә төшеп,буыннары бераз ныгый башлау белән, үз тамакларын үзләре туйдыру ягын карадылар. Сания дә бик яшьли, бер төркем авылдашларына ияреп, Казахстанга, чирәм җирләр үзләштерү эшләренә юл тотты. Туган авылыннан башка төбәкне гомерендә дә күрмәгән, кулында бернинди һөнәре булмаган кызга нинди генә авырлыкларны кичерергә туры килмәде!?
Тырышты, тырмашты, трактор йөртергә өйрәнде. Дөрес, анысы тиз генә булмады. Аны Николай дигән тракторчыга ярдәмче итеп билгеләгәннәр иде. Башта егет үзенә кыз кешенең ярдәмче булып килүен өнәп бетермәде. Җай килгән саен юк кына кимчелек өчен дә әрләргә, каты бәрелергә тырышты. Шулай итсәм, үзе үк куркып качыр дип уйлады. Әмма балалыктан да аерылып бетмәгән ярдәмчесенең сүзсез генә буйсынып, һаман нидер эшләргә тырышып йөрүен күреп, аны сабыр гына эшкә өйрәтә башлады. Смена тәмамлануга кечкенә гәүдәле, ябык Саниянең өстендәге авыр фуфайкасын салырлык та хәле калмавын күреп, кызганып та куя. Ә бер тапкыр төнге сменада вакытта техника ватылып, туктап торудан башка чара калмагач, таң атканчы салам эскерте төбендә сөйләшеп утыру җае чыкты.
— Я, Соня, сөйләп җибәр әле, каян килеп эләктең син бу кадәр ерак җирләргә? — дип сүз башлады Николай күптән борчыган соравын биреп.
— Башкортстаннан мин, абый. Ятимлек китерде, әтиебез сугышта үлде, — диде кыз үзе белән кыскача гына таныштырып. Әйтерсең, авыр эшне ятимнәр генә башкарырга тиеш.
Ул елларда партия чакыруы буенча миллионлаган кешеләр удар хезмәткә кушылды. Якты киләчәккә өмет тотып, ярымбушка эшләп, тарихка кереп калды.
— Бәй, мин дә Башкортстаннан ич, якташлар икәнбез лә! Якташларны кыерсытырга ярамый болай булгач, әгәр авыр сүзләр әйткән булсам, гафу ит син мине, Соня, яме.
— Борчылмагыз, бары да урынлы әйтелгәндер, эш вакытында ни булмас, — диде Сания Николайга астан гына күз ташлап. “Матур гына егет“, — дип уйлап куйды эчтән генә.
Егет тә аны күзәтә иде. “Акыллы кызга охшаган“, — дип уйлады ул. Шул көннән башлап дуслашып китте алар. Биредә нинди генә милләт кешеләре җыелмаган! Тик барысы да урыс телендә аралаша. Исемнәр дә урысчалашып бетә биредә. Сания — Соня, Николай Коля булып йөри. Кыз егетнең нинди милләттән икәнен сорарга кыенсынды, әлбәттә. Ә Коля мари милләтеннән иде. Арадагы дуслыкның тора-бара мәхәббәткә әйләнеп киткәнен сизми дә калдылар. Көне-төне бергә диярлек бит. Саниягә — рәхәт, янында хәстәрләүче, таяныч булырдай кеше бар. Башка кызлар алдында да дәрәҗәсе үсеп киткәндәй тоелды. Юк-бар йомыш кушып җафалаучы усалрак кызлар тына төште. Баштарак уш китәрлек бер җире дә булмаган, карачкы кебек Соняга Коля кебек баскан җирендә ут чыгарырдай егетнең каравына аптыраганнар иде дә, килешмичә чаралары калмады шикелле. Ә яшьләр озакка сузмады, мәхәббәтебезгә кагылмасыннар дигәндәй, тиз тоттылар, бөтен бригада белән гөрләтеп,комсомол туе ясадылар һәм бергә яшәп киттеләр. Аларны сөендереп, бригадир бер вагоннан аерым бүлмә дә биреп куйды. Ире янында техника серләренә ярыйсы төшенгән Соняга үзаллы тракторда эшләүне ышанып тапшырдылар. Мондый авыр техниканы иярләү хатын-кыз эше булмаса да, охшый иде аңа. Ни әйтсәң дә, яшь чак, романтика... Әле эш белән мавыгып, әле дөньялар бераз юнәйсен дип, бәбәй алып кайтырга ашыкмадылар. Тора-бара алар эшләгән бүлекчәне эреләтеп, совхоз оештырдылар. Аның үзәген булдыру өчен зур-зур бараклардан поселок төзелә башлады. Биредә эшләүчеләргә чиратлап фатир бирелде. Сания белән Николай да кызлары Еленаны яңа фатирга алып кайттылар. Бәхетле иде яшь гаилә.Тик бәхетсезлек уйламаганда килде. Николай басу сөреп йөргәндә, трактор кабинасында вафат булды. Табиблар йөрәге тоткан диделәр. Сания чит-ят җирдә биш яшьлек кызы белән ялгыз торып калды. Җитмәсә, күп тә тормый: ”Әниең авыр хәлдә“, — дигән телеграмма алды һәм кичекмәстән җыенып, юлга чыкты. Ярый, аны җирләргә кайтып җитеште. Шул кайтудан китмәде ул, әнисенең фатирында яшәп калды, ул эшләгән ашлык кабул итү пунктына машинист булып урнашты. Әнә шулай Еленасын ялгыз үстерде Сания апа.
3
Елена әнисенең җилкәсенә нинди авыр йөк ятуын яхшы аңлый иде. Кызын матур итеп киендерәсе килә Саниянең. Шуңа да еш кына икенче сменага да эшкә кала. Кызы исә ул кайтуга йорт эшләрен бетереп, әнисенә нинди дә булса тәмле аш әзерләп куярга тырыша. Бала кешенең ашлары бик үк җиренә җитеп бетмәсә дә, мактый-мактый ашый Сания, кызының кәефе генә китмәсен. Мәктәптә дә сынатмады Елена, концертларны моңлы җырлары белән бизәде. Күпләр аны җырчылыкка укырга китәр дип уйлаган иде. Ә аның иң зур хыялы-мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына укырга керү, әнисен картлык көнендә үз куллары белән дәвалау, аны озагырак яшәтү. Ул шулай итте дә, аттестат алгач, медицина училищесына юл тотты. Тырышып укыды кыз биредә. Җәйләрен азрак акча эшләү өчен талибләрнең призводство отрядына язылды. Алар төрле җирләрдә терлек фермалары төзүдә катнашты. Соңгы баруында исә Михаил исемле егет белән танышты. Бер күрүдә гашыйк булды егет чибәр кызга. Ул үзе дә һөнәрчелек училищесын бетереп, эретеп ябыштыручы булып эшкә башлаган иде. Бу җәй Елена белән Михаил өчен иң бәхетле җәй булгандыр, мөгаен. Мәхәббәтләре ачыла барган чәчәк кебек, көннән-көн матурланып, көчәя барды. Кызны кулыннан ычкындырмас өчен, егет аның артыннан шәһәргә килеп, эшкә урнашты. Әни кеше кызының диплом алып кайтуын түземсезлек белән көтә иде. Ул аны бәйрәмчә каршыларга уйлап, тәмле ризыклар белән тулы өстәл әзерләде. Ишектән Еленасы артыннан ниндидер ир-егетнең керүен күргәч, беразга аптырап калды. Ул арада Елена йөгереп килеп, әнисен кочаклап алды.
— Таныш бул,әнием, бу — минем дус егетем Михаил, — диде ул, һәр икесенә дә сөю тулы караш ташлап.
— Кызым... Бер дә егетем бар димәгән идең бит, — диде Сания апа бераз каушый төшеп.
— Юк иде дә, менә һавадан төште дә куйды, — диде Елена шаяртып. Шул ук көнне Сания ападан рөхсәт сорадылар да, Михаилның әти-әнисе белән танышу өчен, ул яшәгән күрше районга кайтып киттеләр. Сания апаның аңлавынча, Михаил мари егете иде.
Зурдан купмый гына туй иттеләр дә, яшьләр шәһәргә киттеләр. Михаил зур заводта эшләгәнлектән, тормышын шактый көйләп өлгергән иде. Гомум торакта аерым бүлмәсе бар. Тормыш башлау өчен тагын ни кирәк? Иң мөһиме — сөю тулы мәхәббәтләре бар. Еленага да озак көтәргә туры килмәде, Михаил эшләгән заводка фельдшер булып урнашты. Болай булгач, фатир алу җиңеләячәк иде. Тату яшәде алар. Фатирлы да булдылар, ике балалары үсеп килә. Елена олыгаеп килгән әнисен үзләре янына күчереп китерергә уйлап йөри иде. Аның пенсиягә чыкканын гына көтә. Ләкин Михаилның әнисеннән килеп төшкән хат бөтен планнарын чәлпәрәмә китерде дә куйды. Авылда ялгыз көн иткән карчык бик авыру булуын, йорт-җирнең тәмам ташландыкка әйләнеп баруын, әгәр әнисенең бәхиллеген аласы килсә, улының кичекмәстән авылга күчеп кайтырга тиешлеге хакында җентекләп язган иде хатта. Ялгыз ананың сүзенә колак салмау мөмкин түгел. Уйлаштылар да, Михаил берничә көн ял алып, авылга кайтып китте. Озак тормады, урап та килде һәм Еленаны авылга бөтенләй күчеп кайтырга димли башлады. Нишләргә соң? Инде күнегелгән гаилә тормышын яңабаштан үзгәртеп корырга кирәк булачак. Шәһәр шәһәр инде, авыл тормышын һич күз алдына китерә алмый Елена. Балалар да шәһәргә күнеккән. Үз әнисе белән ни хәл итәргә? Юк, кайтмаячак ул авылга! Михаил яшәгән кадәр яшәр дә, кире килер. Тик иренә фикерен хәтер калдырмаслык итеп аңлатырга гына кирәк. Дөрес, ир башта хатынның фикере белән килешкәндәй итте. Әмма аның үзсүзлелек кебек бик тискәре гадәте бар иде. Икенче карауга кистереп кенә әйтте:
— Я — мин, я — шәһәр!
— И җаным, киреләнмә инде, балалар бакчага йөри, яхшы тәрбия ала. Авылда балалар бакчасы да юктыр. Бер кулдан ычкындырсак, фатирсыз да калырбыз. Әниеңнең күпме гомере калган, син ике арада йөреп тор да, аннары җае килер әле.
— Минем гаиләм берәү генә, аерым яшәмәячәкбез, — диде Михаил кырт кисеп. Шулай да бер еллап шәһәр белән авыл арасын таптады ул. Икесе дә болай яшәүнең җайсыз икәнен аңлагач, Елена балары белән кубарылып, авылга күчеп кайтты. Әйтерсең, әҗәле тартып кайтарган.
Михаилларның авылы кечерәк кенә мари авылы булып, башкалардан берни белән дә аерылмый иде. Озак ияләште аңа Елена, охшамый иде ул аңа. Кайвакыт балаларын алып, әнисе янына кайтып китәргә җыенган чаклары да булды, ләкин Мишасын кызганды. Өченче сабыйлары –кызлары Марина тугач, күңеле бераз тынычлангандай итте. Кайнанасы усал гына булса да, балаларны караша иде. Миша да эштән башканы белми, аның алтын куллары авыл җире өчен бик кирәк. Гаиләсе мохтаҗлык кичермәсен дип, эштән соң кешеләргә я капкасын, я коймасын эшләп бирә. Акчага кытлык кичермиләр. Исәпләре-йорт яңарту иде. Мал-туарлары да җитәрлек. Ире көн буе колхоз эшендә булгач, гаилә мәшәкатьләре күбесенчә Елена җилкәсендә. Җәйге көннәрнең берсендә тирләп-пешеп бәрәңге утап арыгач, ул тиз генә су коенып кайтырга уйлады. Авыл яныннан агып үтүче инеш зур булмаса да, җәй көне буып куйгач, харап тирән сулыга әйләнә. Кош-корт йөздерергә бик уңайлы. Бала-чагалар да шунда чәпелди. Эчкәрәк керсәң, тирәнрәк урыннары да бар. Аулаграк урынга барып чишенде дә, суга бер-ике мәртәбә чумып,чирканчык алды. Шул вакыт “Бата! Бата!” дип ачыргаланып кычкырган тавышлар ишетелде. Елена ярга чыгып, тавыш килгән якка йөгерде. Ул шунда казан кебек кайнап аккан агым эчендә бер башның бер батып, бер калкып бөтерелгәнен күреп калды. Еленаның улы Тимур да яр буенда чәбәләнеп йөргән малай-шалайлар арасында иде.
— Кем анда? — дип кычкырып җибәрде Елена куркышып калган балаларга.
— Безнең күрше Рома! — диде улы, аңа якынлашып. Бу вакытта Елена суга кереп киткән иде инде. Ике уйлап торырга вакыт юк. Ул — медицина хезмәткәре, кеше гомере өчен көрәшү – мөкатдәс бурычы. Коткарырга тиеш! Малай һаман “казан” эчендә бөтерелә, аҗдаһа авызына эләккәндәй, һич ычкына алмый. Бу урынны халык электән үк чоңгыл дип йөртә, аңа якын барырга курка иде. Ул урын яр буеннан озак еллар күпләп кызыл балчык чокып алу нәтиҗәсендә барлыкка килеп, елганы бугач, су астында калып ясалган иде. Кызыл балчыктан исә элек кешеләр кул белән кирпеч сугып, өй мичен дә, мунча мичен дә чыгаралар иде. Елена да бөтерелеп чоңгылга кереп китте, аяк астында җир сизелми, бары тик шомлы салкынлык бәрә. Астан, мөгаен, көчле чишмә бәреп, агымны көчәйткәндер. Бер ара ул малайның чәченнән эләктереп алды, инде ничек тә ычкындырмаска! Бар уе шул иде. Ләкин юеш кыска чәчне озак тотып тору мөмкин булмады. Бетте болай булгач, дигән уй йөгереп узды аның башыннан. Кай арададыр малайның кулыннан эләктереп алуга иреште һәм үзенә ныграк тартып китерде дә, култык астына кыстырды. Шул арада елга буена җыелган халык арасыннан кемдер агым эчендә бөтерелүчеләргә озын колга сузды. Елена баланың кулларын колгага ябыштырды да, арт ягыннан ныгытып этеп җибәрде. Малайны тартып алдылар. Чират Еленага иде. Ләкин аның колгага тотыныр хәле калмаган иде инде, астан бәргән салкынлык аякларын көзән җыертып, түбән сөйрәде...
Үз гомере исәбенә балага яшәү бүләк иткән фельдшер хатынны бөтен авыл белән хөрмәтләп җирләделәр. Иң авыры — Сания апага иде. Бердән-бере бит, бердән-бере! Кем уйлаган әллә кайда, чит-ят җирләрдә әҗәлен табыр дип. Бу фаҗигале, мәгънәсез үлемне Михаил да аңлый алмый иде. Кайтасы килмәгән иде бит Еленасының авылга, һич кайтасы килмәгән иде! Күңеле сизгәндер, күрәсең. Эх, белгән булса, ике аягының берсен дә атламас иде дә, соң инде.
Еленаны җирләгәч, йорт бушап калды. Ләкин нидер эшләргә кирәк иде . Сания йөрәгеннән кан саркып торса да, ятим калган оныкларын тыныч кына калдырып китә алмады.
— Я, кияү балалар белән нишлибез? — диде ул Михаил белән кодагыйсын янына чакырып утыртып.
— Мин — ата кеше ич, балалар минем белән булыр инде, — диде кияү кеше башын аска иеп.
— Өч баланы карармын дисеңме? Хәзер мине карарга кирәк сиңа. Балаларны детдомга бирергә туры килер, — диде кодагый кеше кәтъгый тавыш белән. Саниянең йөрәгенә пычак белән казадылармени! Авыл дип, мине карарга кирәк дип, газизен йоттылар инде. Кызының балаларын да кайсын-кая таратып, ятимнәр йортына җибәрсәләр, ни булыр? Дөньялыкта яшисе дә юк!
— Аңладым сезне, — диде ул мәгънәле итеп. — Сез нишләсәгез дә эшләгез. Мин балаларны үземә алам. Син, кияү, әгәр балалар дисәң, ярдәм итеп торырсың.
Ул вакытларда кануннар әлегедәй каты түгел иде. Балаларны Сания апага үз янына күчертү әлләни авыр булмады.
4
Сания үз кызын ялгыз үстергән иде инде. Хәзер ятимнәр берәү түгел, өчәү! Аларны балалар йортына җибәрәсе килмәде килүен, ләкин ни хәл итәргә? Һәрдаим сизеп тора: сабыйларга әти белән әниләре кирәк. Өлкәннәре бар фаҗигане аңлап торганлыктан, бигрәк тә авыр. Эчтән сызды Сания. Балалар боекмасын, ач -ялангач булмасын дип, төне-көне тырышты. Сабыйларга мондый хәстәрлекнең генә җитмәвен аңлый иде ул, әмма аннан арысы кулыннан килми. Күпчелек вакыты эштә узганлыктан, өй мәшәкатьләре өлкән оныгы Катя җилкәсенә төшә иде. Ләкин ул әле үзе дә бала гына шул. Беркөнне шулай Катя нәнәсенең арып эштән кайтуына аш пешерергә куйды. Марина бер читтәрәк курчаклары белән уйнап утыра иде. Кызчыкның да апасы кебек нәнәсен тәмле аш белән шатландырасы килә дә бит, ләкин Катя: ” Әле син бәләкәй, үскәнем, пешерергә өлгерерсең“, — дип казан тирәсенә якын җибәрми шул. Әле дә Марина апасының чыгып киткәнен карап торды да, урындык алып килеп, казан янына менеп басты. Күзе ачык тоз савытына төште. Аш кашыгын алып, бер кашык тозны тиз генә казанга салып та өлгерде. Кичен нәнәләре эштән кайткач, балалар өстәл янына җыелды. Аштан беренче булып авыз иткән Катя кинәт чәчәп, ашын кире төкерергә юынгычка йөгерде. Сания апа да авыз итеп карады. Аш шыр тоз иде. Табындагылар бер-берсенә карашып, тын калды. Катя ни дияргә дә белми иде, югыйсә тозны ул гадәттәгечә салган иде. Шунда Марина кып-кызыл булып, күзләрен аска төшерде.
— Ярый, балалар, аш “бик тәмле” булган, бәрәңгесе белән тукмачын җыеп ашагыз, — диде нәнәләре балаларга, тавышын күтәрми генә. Ул көнне аларга ярымач килеш йокларга туры килде. Аның каравы бу вакыйганы еш кына көлеп искә алыр булдылар.
Сабыйлык шуклыгы кайвакыт чак кына фаҗига белән бетми калган очрак та хәтердә. Бер җәйдә шулай Тимур каядыр китеп югалды. Эш милициягә кадәр барып җитте. Аны өченче көн дигәндә, үзләре яшәгән поселок читендәге әрәмәлектән көчкә табып алдылар. Юан тирәк башына менеп утырган да, “Әтием килмичә, төшмим“, — дип киреләнә. Ярдәмгә ут сүндерүчеләрне чакырдылар. “ Моңсу күзләрен һәрвакыт диярлек җиргә төбәп йөргән сабыйның күңел төбендә менә нинди сер яткан“, — дип уйлап куйды Сания. Әтиләре баштагы елларда килгәләп, азык-төлек белән ярдәмләшеп торса да, әнисе дөнья куйгач, хәмер белән дуслашып китте. Ара ерак кына, бала кайгысы калмагандыр, күрәсең. Ә бит Сания бер генә әйтмәде: ”Әйдә, безгә якынрак җиргә эшкә урнаш, балалар белән ешрак очрашырсың“, — дип. “Әнине карарга кирәк“, — дия иде Михаил. Ә аннары, бердәнбер көнне, исерек килеш мунча миче исенә тончыгып үлгән, дигән хәбәр килде. Саниянең аяк астында җир убылган кебек булды. Нигә язмыш аның өчен шулкадәр рәхимсез соң? Арытаба бу кадәр авыр кайгыларны ничек күтәреп яшәргә? Бәндә баласының сабырлыклары чиксез түгелдер ич, бер килеп сынарга да мөмкин. Түзде Сания. Хәленә керердәй яхшы кешеләр табылды, үзе эшләгән элеватор җитәкчелеге кирәк вакытта ярдәмгә килде. Мәктәптә дә балаларны кыерсытмадылар. Хәзер әнә Екатерина белән Тимур һөнәрчелек училищесында укып йөри, төпчекләре Марина да — өлкән сыйныфта.
Марина түбән сыйныфлардан ук абыйсы белән апасына караганда яхшырак укыды. Теләге – табиб булу. Нәнәләре соңгы елларда шактый биреште, еш авырый башлады. Тизрәк табиблыкка укып, нәнәсен дәваларга хыяллана кыз. Катя апасы да:
— Үскәнем, тырыш инде, укырга керәлсәң, мин эшкә урнашырмын да, сиңа ярдәм итәрмен, — дип дәртләндерә. Ул Маринага гел шулай яратып: ”үскәнем”, — дип эндәшә. Хәтта ачуланганда да шулай дип әрли иде. Шуңа да кызның кулыннан китап төшмәде . Иптәш кызлары егетләргә күз салыштыра башлаганда, ул читтәрәк торуны кулай күрде.
Матуррак киенәсе килгән чакларында да нәнәсен борчымады, ”өлгерермен әле” — дип уйлый иде. Ләкин сөю аңа көтмәгәндә килде.
Унберенче сыйныфка күчкән елы иде. Көз көне күрше егете Илназ армиядән кайтты. Ул — Катя апасының сыйныфташы иде. Күршең армиядән кайтсын да,ничек хәлен белмисең? Сания апа шунда ук кереп, исәнләшеп чыкты.
— Илназ бөтенләй үзгәреп, чын егет булып кайткан, — дип сөйләнде ул соклану белән. Маринаның да күрәсе килә иде егетне. Кече яшьтән алар артыннан ияреп, уйнап үсте ич ул. Хәзер уйнап йөри торган шук малай түгелдер инде. Очрашу, әлбәттә, озак көттермәде. Беркөнне мәктәптән соң, ихата себереп йөргәндә, кемдер аны күзәтеп тора кебек тоелды. Башын күтәреп караса, койма аша Илназны күреп алды. Чыннан да үзгәргән икән шул: кулбашлары киңәеп, буйга үсеп киткән. Өстәвенә, тагын да чибәрләнә төшкән.
— Танымый торам, Марина, синме соң бу? — дип сүз башлады Илназ, кызны баштан-аяк күздән кичереп.
— Әйе, мин, Илназ абый. Син дә үзгәргәнсең ич. Син бөтенләй олы кыз булгансың. Әле мәктәпне тәмамладыңмы?
“Монысын болай гына сорагандыр инде. Югыйсә, минем ничәнче сыйныфта укыганны белергә тиеш“, — дип уйлап куйды кыз.
— Быел азаккы сыйныфта.
Шул рәвешле озак кына сөйләшеп торды алар. Марина бу сөйләшүгә бернинди дә әһәмият бирмәде, якын күршеләр ич алар. Илназ да аңа сеңлесенә караган кебек кенә яратып карады. Беркөнне исә кинодан кайтканда кызны куып җитте дә:
— Һич ышанмыйм шундый чибәрнең ялгыз гына кайтып баруына, — дип, әллә чын, әллә шаяру катыш сүз башлады.
— Миңа дигән егет тумаган әле, — диде Марина исе китми генә. –Аннары булса да кирәкми, егетләр турында уйларга иртәрәк әле миңа.
— Ялгышасың, акыллым. Хәзер синең нәкъ егетләр башын әйләндерер чагың.
— Әйләнми генә торсын әле башлары, я егылып төшәрләр.
— Кара-кара, телгә бик тапкыр икән лә син.
Шулай шаяру катыш сөйләшә-сөйләшә кайтып та җиттеләр.
— Марина, бәлки авылны бер урап килербез. Кайтканнан бирле юньләп урамга чыккан да юк, — диде Илназ Маринаның кулыннан алып. Кызның тәненнән ток үткәндәй булды. Моңа кадәр аның бер дә егетләр кулын тотып караганы юк иде.
— Соң бит инде, — диде ул йомшак кына. Бу сүзләр: “ Мин каршы түгел“, — дигән кебегрәк яңгырады шикелле.
— Иртәгә ял , сиңа мәктәпкә түгел ич.
— Нәнәем югалтмаса инде...
Озак кына йөрделәр алар авыл урамнары буйлап. Марина өши башлагач кына, аерылыштылар. Кыз җылы урынга кереп яткач та, озак кына йоклый алмады. Юк, ниндидер җитди әйбер хакында сөйләшмәде алар, шулай да кыз күңеле урыныннан кузгалган иде инде. Ялгызлыктан тәмам сусаган җанына ничектер рәхәт булып китте бу кичне. Ә ул кичләр ешайганнан ешайды. Илназ белән дуслашып киткәннәрен сизми дә калдылар. Егет бераз ял итте дә, армиягә кадәр алган һөнәренә тотынды — элеваторда шофер булып эшли башлады. Егәрле техника белән идарә иткәннән соң, иске машинада эшләү егеткә охшап бетмәсә дә, нидер тота иде аны биредә. Маринага башта, күршесе буларак, дустанә мөнәсәбәт күрсәтсә дә, тора-бара кызның самимелеге, һәр әйбергә җитди каравы, сабырлыгы фикерен үзгәртергә мәҗбүр итте. Андый кешегә нинди очракта да таянырга була дигән сүз. Тормыш юлдашы итсә дә, ялгышмаячак ул. Көннәр буе уенда — гел генә Марина. Аның һәр хәрәкәте күз алдында. Мөмкин булса, яныннан җибәрмәс иде. Ләкин кызга мәктәпкә барырга кирәк. Шулай да аңа үзенең хисләрен ачып салырга җай эзли иде Илназ.
Яңа ел кичәсенә яшьләр күп җыелган иде. Туйганчы биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Марина читтән генә күзәтте: Илназ янында бөтерелүче кызлар байтак, музыка башлану белән әле берсе, әле икенчесе биюгә чакыра. Егет баштарак бер-ике кыз белән биеде дә, аннары читтәрәк торган Маринаны эзләп тапты.
— Ә син нигә качтың анда? Әллә кичәгә килмәдеңме дип торам. Моннан соң гел икәү биик яме, — дип кулларыннан тотып, туп-туры күзләренә бакты. Марина уңайсызланып, керфекләрен түбән төшерде. Шул арада яңа музыка яңгырады. Илназ янына Әлфия килеп басты. Маринага ирен читләрен кыйшайтып карап алды да, Илназны култыклап, түгәрәк эченә әйдәде. Ләкин егет кузгалмады.
— Гафу ит, Әлфия, без Марина белән биибез, — диде ул Маринаны кыю гына кочагына алып.
— Һы, тапкансың бала-чаганы!
Әлфия Марина ягына мыскыллы караш ташлады да, тәкәббер генә борылып, китеп барды. Ул — Мариналарның химия-биология укытучысы Зөлхиҗә Хәбировнаның кызы, мәктәптә лобарант булып эшли иде. Кичә иртәнгә кадәр диярлек дәвам итте. Аннары яшьләр Мариналарга кайтып, Сания апа пешергән тәмле пәрәмәч белән чәй эчтеләр, бераз сөйләшеп утырдылар. Озата чыккач, Илназ Маринаны беренче тапкыр бит очыннан үбеп алды. ”Яратам мин сине, матурым“, — дип пышылдады кайнар кочагына кысып. Каушап калган кыз каршы торырлык хәлдә түгел иде. Иреннәр иренгә үрелде... Шундый җылы, йомшак иде бу кочак. Бик тә, бик тә тансык иде кызга мондый наз.
Бу кичтән соң һәр икесе тизрәк күрешүне көтеп яшәде. Кайнар сөю хисләре куркыта да, шомландыра да иде Маринаны. Аның алда зур хыялы бар, мәхәббәт ялкынына чумып, дөньясын онытмаса ярый ла. Беркөнне ул уй-хыллары хакында Илназга да сөйләп бирде.
— Молодец ,акыллым, һичшиксез укырга кирәк сиңа, — диде егет. — Бәлки мин дә читтән торып укырга керермен, бер үк вакытта эшләп, туйга акча җыя торырмын.
— Чынмы, Илназым? Көтәрсеңме?
Чын күңеленнән шатланды Марина. Бәлки гомерендә беренче тапкыр шулай куангандыр ул. Ләкин иртәрәк шатлана иде шул.
5
Әлфиягә Яңа ел кичәсендә, яңарак армиядән кайткан чибәр егет Илназның, кыз биергә чакыргач, кире кагуы бер дә охшамады. Муллыкта яшәгән гаиләдә туып-үскән кызның мин-минлеге көчле иде. Әтисе — сәүдә тармагы директоры, әнисе укытучы булганлыктан, кыз бервакытта да мохтаҗлык кичермәде. Киемнең иң матурын киде,чибәрлеге дә юк түгел иде. Кая инде Марина кебек ятимәгә аның белән ярышырга! Шулай да әлегә кадәр Әлфиянең ныклап кына дуслашкан егете күренми. Үзе елышырга теләгәннәре читкәрәк китү ягын карыйлар, кыз артыннан йөргәннәрен үзе өнәп бетерми. Ә Илназ бик тә охшый иде шул аңа. Мәктәптә узган кичәләрдә берничә мәртәбә бергәләп биегәннәре дә булды. Бу юлы биергә чакыргач, егетнең кире кагуын бик авыр кичерде, җир тишеге ачылса,кереп китәр иде мәгәр. Кичәдән кайтканда кәефе тәмам бозылган иде. Бәйрәм табынын җыештырып йөргән әнисе Зөлхиҗә Хәбировна кызының бу халәтен шунда ук сизеп алды.
— Нигә, кызым, әллә кичә бер дә охшамадымы? — дип сорап куйды ул.
— Кичәсе кичә инде. Ни өчен соң миңа бер юньле егет тә карамый, әнием? — дип, еламсырап әнисенә сыенды һәм Илназ белән булган хәлне сөйләп бирде.
- И..и..и.. ушың киткән икән юкка. Бер шофер егет кире какканга аптырап утырыргамы соң сиңа! Укымышлырак егет кирәк, кызым, укымышлырак! Сабыр ит, әтиең менә дигән кияү табып бирер әле.
Кызын шулай тынычландырса да, бу вакыйгага укучысы Маринаның катнашы булуын күңел төбенә салып куйды ул. Ә нигә мәктәп һәр баланы контрольдә тотарга тиеш түгелмени? Өлкән сыйныфта укыса да, үзеннән шактый өлкән егетне аздырып йөрергә Марина кем булган?! Бигрәк тә аның Әлфиясе белән ярышырга? Ярый, исенә төшерергә җае чыгар әле.
Илназның әнисе Банат апа улының күрше кызы тирәсендә чобалуын күптән сизә иде. Ләкин улкадәр җитди мөнәсәбәттәдер дип, башына да китермәде. Бала-чага гына бит әле Марина. Ә урамда очраган укытучы Зөлхиҗә Хәбировна: “Марина — бәлигъ булмаган яшьүсмер, ул-бу була калса, улыңның башы төрмәгә барып керәчәк“, — дип искәрткәч, ни уйларга да белмәде. Кызлар беткәнме, бала-чага белән бәйләнмәсә! Соңга калганчы, кисәтергә кирәк! Шул ук көнне, кич чыгарга җыенган улын туктатып,янына утыртты да, ипләп кенә сүз башлады.
— Борчылма, әнием, без әле генә өйләнешергә җыенмыйбыз. Маринаның институт беткәнен көтәргә вәгъдәләштек, — диде Илназ әнисен тынычландырырга теләп.
— Әле сез өйләнешергә үк җыенасызмени? Ә син беләсеңме, ул бит — мари кызы. Тупсамнан атлатып кертәсем юк килен итеп, — дип кызып китте Банат.
— Булса соң, яратам мин аны, әни, аңлыйсыңмы?
— Юк, юк дигәч, юк. Мин үлгәч өйләнерсең! Мин исән чакта ул безнең гаиләгә аяк атламаячак! — дип кырт кисте каенана буласы кеше. Аннары бераз йомшара төшеп:
— Улым, бәлки бу яшьлек мавыгуы гынадыр. Читкә китеп, мәхәббәтегезне сынап карарга кирәктер. Йөрмә, син, монда тиенгә эшләп.Әнә күпме кеше себер якларында акча көри. Әтиең белән без олыгаеп барабыз, йорт-җир дә искерә дигәндәй. Уйла, улым, уйла.
Ләкин егет әнисенең мәкерле планын аңламады. Уйга калды Илназ, бәлки әнисенең сүзләрендә дә хаклык бардыр. Мәхәббәтне сынап карарга кирәктер. Юк, баш тартырга җыенмый ул Маринадан. Кыз да тыныч кына имтиханнарын тапшырсын. Төптәнрәк уйласаң, Марина бик яшь. Әле бары да алда дигәндәй, нишләргә икәнен тормыш күрсәтер. Эшкә барып урнашса, барысын да аңлатып хат языр. Җан биргәнгә юнь биргән дигәндәй, себер якларында эшләп йөргән бер сыйныфташы ялга кайткан иде. “Бездә шоферларны куш куллап эшкә алалар“, — дип, ияртеп алды да китте.
Илназның көтмәгәндә юкка чыгуын һич аңламады Марина. Соңгы вакытта аның пошаманда йөрүен күреп торган Сания апа, хәлнең нидә икәнен белгәч, Банатларга кереп китте. Озак тормады, кире чыкканда сөмсере коелган иде. Марина нәнәсен анда нигә кертүенә үкенеп куйды. Сания апа күршесе белән булган күңелсез сөйләшү хакында оныгына әйтеп тормады. Бары тик:
— Себергә киткән ул, — дию белән чикләнде.
— Ничек? Миңа әйтмиме? — дип ачыргаланды Марина.
— Шулай, кызым, моннан соң егетләр белән бик сак бул.
Йөрәге сөю белән тулы кыз ни уйларга белмәде. Күрше генә яшиләр ич, нишләп хушлашып китәргә берничә минут вакыт тапмады икән? Бу хәл һич башына сыймый иде. Җитмәсә, борын төбендә — дәүләт имтиханнары. Моннан соң ул Банат апасының күзенә чалынмаска тырышты. Тик Илназдан гына һаман бер хәбәр дә булмавы эчен пошыра иде. Шулай да, мәктәптән кайтып килешли, капка төбендә басып торган Банат апасы яныннан сүзсез генә үтеп китәргә яхшысынмады. Исәнләшкәч, берочтан : ” Илназдан хәбәр бармы?“, — дип тә сорады.
— Бар...Атна саен хаты килеп тора, — диде Банат, юри кызның күңеленә тиярлек итеп. — Тик син, акыллым, аңа өметләнмә. Син яшь әле, вакыты җиткәч, үзеңә тиңне табарсың.
Нигә мин Илназга тиң түгел икән? Дөрес, ул әле яшьрәк. Ләкин алар бу хакта бик яхшы аңлаштылар ич. Илназ фикерен үзгәрткәнме әллә? Дөресен әйтергә курыкканмы? Эх, ышанды шул аңа. ”Егетләрнең тасма теленә ышанырга ярамый“, — дигәнне ишеткәне бар иде дә бит. Илназ белән шундый рәхәт иде шул. Яклаучысы, саклаучысы бар иде. Димәк, барсы да ялган булып чыга? Ул егет өчен матур уенчык кына булган! Чын йөрәктән яратса, болай ташлап китмәс иде. Мең төрле сорау бораулый иде миен Маринаның. Кыз моңа кадәр бик тату көн иткән күрше апасының шулай дорфа кылануына таң калып карап торды.
Соңгы имтиханнары химиядән иде. Медицина институтына укырга керергә җыенган кызга бу фәннән, һичшиксез,” бишле” билгесе алырга кирәк. Имтиханга беренчеләрдән булып керде ул. Яхшылап әзерләнгәнлектән, шикләнми иде. Билеттагы сорауларга тулы җаваплар бирсә дә, Зөлхиҗз Хәбировна ашыкмады, өстәмә сораулар яудырырга тотынды. Аптырагач, түзмәде:
— Марина, син агарынып торасың, ул-бу юкмы? Үзеңнән өлкән егет белән очрашасың дип ишеткән идем. Ышан аларга... — диде сүзләренә ниндидер мәгънә салып. Комиссия әгъзалары, бу тагын нинди сүз дигәндәй, бер-берсенә карашып куйдылар. Маринаның түземлеге тәмам беткән иде,сикереп торды да:
— Юк, Зөлхиҗә Хәбировна, юкка борчылмагыз! — дип ишеккә ташланды.
Ишектән атылып килеп чыккан Маринаны иптәшләре абайламый да калды. Ул мәктәптән үк чыгып йөгерде. Шул килеш тәмам хәлдән тайганчы,кая барганын да белешми, йөгерде дә йөгерде. Ушына килгәндә авылны чыгып, шактый ерак киткән, урман полосасына килеп җиткән иде инде. Агач төбенә, күләгәгә барып ауды да, ярсып еларга тотынды кыз. Нигә шулкадәр рәхимсез соң бу тормыш? Ата-ана назыннан мәхрүм булуы җитмәгән, аз гына елмайган бәхет чаткылары да кабыныр-кабынмас сүнде. Җитмәсә, аннан пычраклык эзлиләр. Болай бәхетсезлек белән башланган яшәүнең нигә кирәге бар соң? Юк, юк. Яшәүнең мәгънәсе юк аның өчен! Тиз генә икегә аерып үргән чәч толымнарыннан ап-ак тасмаларын сүтеп алды да, агачка үрмәләп менде, муенына элмәк ясап киде. Тасманың икенче очын өстәге ботакка бәйләде. Шул вакыт үз уйларыннан үзе куркып,айнып киткәндәй булды. Тукта, нишли соң әле ул? Кемгә үч итә? Болай да кайгыны күп татыган нәнәсен кемгә калдыра? Юк, ярамый болай ялгышырга, үч итеп яшәргә, көрәшергә тиеш ул. Элмәкне салыйм дип, аз гына урыныннан кузгалган иде, ул утырган коры ботак сынып, кыз асылынды да калды...
6
Хәмдияләрнең сыйныфыннан очрашуга байтак кеше килгән иде. Нинди дулкынландыргыч минутлар! Артта, кире кайтмаска калган яшьлекне искә алулар... Гомер үтү белән шактый олыгая төшкән элекке егет һәм кызлар өчен һәркайсының тормыш юлы кызыклы һәм кадерле иде. Җыйналучылар башта үзләренең сыйныф бүлмәләренә кереп, үзләре утырган өстәлләр артыннан урын алды. Сыйныф җитәкчеләре Асыя Хәйрулловна гына юк иде. Ул үткән ел мәрхүм булган икән. Хәер, ул гына түгел, аларны укыткан укытучыларның яртысы юк инде якты дөньяда. Башта бер минут тын калып, мәрхүмнәрне искә алдылар.
— Дусларым, безнең чыгарылыш кичәсенең нинди үкенечле булуын онытмагансыздыр, — дип мөрәҗәгать итте Хәмдия. — Минем бер тәкъдимем бар. Әйдәгез, Маринаның зиратына барып килик.
Әлбәттә, барсы да риза иде. Зират эченә барып кергәч, тын гына атладылар. Һәркем эчтән үз уе беләндер,үзенең теләкләрен телидер, мөгаен. Менә ул — Маринаның кабере. Кара мәрмәргә уеп ясалган рәсемнән япь-яшь үсмер кыз карап тора. Әйтерсең лә: “Я, дусларым, килдегезме, ә мин сезне көткән идем“, — дип елмая кебек. Янәшәсендә генә нәнәсенең кабере. Сания апаның оныгы кайгысыннан кинәт кенә бакыйлыкка күчкәнен ишеткән иде Хәмдия. Һәр ике кабергә чәчкәләр салдылар. Арадан кемдер: ”Саклый алмадык шул, гафу ит безне, Марина“, — диде, мәрхүмнән ярлыкауны сорап. Хәлбуки, биредә кем-кемне ярлыкарга тиешлеген алар һаман белми иде шул. ”Тормыш шундый катлаулы, әйтерсең, төпсез чоңгыл, аз гына йомшаклык күрсәтсәң, йотарга гына тора, — дип уйланды Хәмдия эчтән генә. — Маринаның гомере вакытсыз өзелүгә кешеләр арасындагы бәгырьсезлек, рәхим-шәфкатьсезлек сәбәпче булгандыр. Җаны җәннәттә булсын инде.” Амин!


Гөлфинә СӘЛИМОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар