Логотип «Мәйдан» журналы

Чөгендердән бик шәп икра

Балаларга да, өлкәннәргә дә файдалы ул.Түбәндәге рецепт белән әзерләнгән чөгендер икрасы искиткеч тәмле була. Аны кышын балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Өстәвенә, бик файдалы да ул.Икра әзерләү өч...

Балаларга да, өлкәннәргә дә файдалы ул.
Түбәндәге рецепт белән әзерләнгән чөгендер икрасы искиткеч тәмле була. Аны кышын балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Өстәвенә, бик файдалы да ул.ikra-iz-svekly
Икра әзерләү өчен 2 килограмм чөгендер, шулай ук, 2 килограмм помидор, ярты килограмм татлы борыч, 1-2 баш сарымсак, бер әче борыч (аны салмасаң да була), ярты стакан үсемлек мае, укроп, петрушка, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак. Бу икрага аш серкәсе салынмый.
Яшелчәләрне кухня комбайны, яки иттарткыч аша чыгарабыз. Тирән казанда майны нык кына кыздырганнан соң, иң башта помидорны салып, кайнатып чыгарабыз. Аннары калган яшелчәләрне дә кушып, 20 минут кайнатабыз. Шул вакыт үткәч, вак кына туралган яшел укроп, петрушка, сарымсак һәм тәменчә тоз, түгәрәк хуш исле борыч та кушып, тагын 20 минут кайнатабыз.
Банкаларга тутырып, тимер капкач белән япканнан соң, әйләндермичә генә төреп куябыз. Бу рецепт буенча ярты литрлы 8 банка чыга.
 
Фото: subscribe.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ch-genderd-n-bik-sh-p-ikra-441643/

Комментарийлар