* * *
Туган яклар, туып-үскән төбәк,
Аяз көнгә якты караш төбәп,
Дөнья буйлап горур атлап барсын –
Күңелләрдә безнең шулай теләк!

Без теләсәк – томшыгына салып,
Шатлык ташып очар асыл кошлар.
Без теләсәк – бәхет белән бергә
Гел янәшә йөрер бу язмышлар.

Кояш үзе балкып-көлеп торыр,
Теләкләрнең яктыруын теләп.
Гөлләр үскән җирдә Ил яшәрсен –
Әнә шундый безнең якты теләк!

 

Читтәге кеше җыры

Бу язмышым бик аяныч булды,
Чит җирләргә илтеп ташлады,
Шуннан бирле бөтен күңелемне
Сагыш болытлары каплады.

Кушымта:
Синдә генә, туган җирем,
Дөньяның яме,
Бары синдә гомерләрнең
Ләззәте, тәме.

Күңелдәге тирән сагышларның
Сарылыгы чыкты йөзләргә.
Туган якка һәр ел язлар килә,
Мин яшимен һәрчак көзләрдә.

Кушымта шул ук.

Ят җирләрдә гел дә салкын икән,
Кояшлары якты булса да,
Үз илеңдә җанга җылы була,
Учаклары пыскып торса да.

Кушымта.

Кеше сөйгән туган җире белән,
Үскән нигезе белән бәхетле.
Туган якның хәсрәтенә бирәм
Чит җирләрдә тапкан бәхетне.

Кушымта.

 

Фото: https://pixabay.com
Каюм ШӘРӘФ.

Комментарий язарга