Логотип «Мәйдан» журналы

"ЧИШМӘЛӘР ИЛЕ СИН, ТУГАН ЯК!" РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ИҖАТ БӘЙГЕСЕ

"ЧИШМӘЛӘР ИЛЕ СИН, ТУГАН ЯК!" РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ИҖАТ БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ1. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары1.1. "Чишмәләр иле син, Туган як!" республика бәйгесе республикабыздагы чишмәләрне барлау,...

"ЧИШМӘЛӘР ИЛЕ СИН, ТУГАН ЯК!" РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ИҖАТ БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ
fon2-nov-nadpis
1. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары
1.1. "Чишмәләр иле син, Туган як!" республика бәйгесе республикабыздагы чишмәләрне барлау, төбәк тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү, чишмәләргә бәйле йолаларны, гореф-гадәтләрне ачыклау, талантлы яшьләрне һәм журнал укучыларны барлау максатыннан оештырыла.
1.2. Бәйгенең оештыручысы – "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы – "Мәйдан" журналы.
1.3. Бәйге 2017 елның 15 мартыннан 31 маена кадәр уздырыла. Оештыручылар карары белән уздыру вакыты озайтылырга мөмкин. Бу хакта оештыручылар "Мәйдан" журналы һәм maydan.tatar cайты аша өстәмә хәбәр итә.
2. Бәйгене оештыручыларның бурычлары
2.1. Оештыручылар бәйге турында мәгълүматны киң катлам халыкка җиткерә, бәйгегә материаллар кабул итә һәм кабул ителгән эшләр нигезендә җиңүчеләрне билгели.
2.2. Оештыручылар җиңүчеләрне әлеге нигезләмәнең 4.4 пункты нигезендә бүләкләр белән тәэмин итә.
2.3. Оештыручылар массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгенең барышы һәм бүләкләү тантанасы турында мәгълүмат бирергә хокуклы.
3. Бәйгедә катнашучылар һәм уздыру этаплары
3.1. "Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесендә 15 яшьтән өлкәнрәк, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар төрле һөнәр ияләре (шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре) булырга мөмкин.
3.2. Бәйге бер этапта уздырыла. Килгән язмалар "Мәйдан" журналында басыла һәм жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, бәйге тәмамлангач, бер ай дәвамында җиңүчеләр ачыкланып, аларны бүләкләү тантанасы уздырыла.
4. Бәйгене уздыру һәм бүләкләү шартлары
4.1. Бәйге өч номинациядә уздырыла:
"Бер чишмә бар..." – зур тарихи вакыйгалар һәм йолалар белән бәйле чишмә турында иң яхшы язма;
"Челтер-челтер ага чишмәләр" – соңгы елларда төзекләндерелгән чишмәләр турында иң яхшы язма;
"Эх, төзекләндерәсе иде..." – төзекләндерүгә мохтаҗ булган чишмә турында иң яхшы язма.
Язмаларда чишмәнең атамасы, килеп чыгышы, тарихы, кайчан һәм кем тарафыннан төзекләндерелүе хакында мәгълүматка өстәп, төрле вакытта (төзекләндерелгәнгә кадәрге һәм төзекләндерелгәннән соң) төшерелгән фотоларын да җибәрү сорала.
4.2. Бәйгедә катнашучылар 2017 елның 15 мартыннан 2017 елның 31 маена кадәр "Мәйдан" редакциясенә үзләренең татарча язмаларын юллый. Эшләр "Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә" дигән тамга белән 423827, Чаллы, Яшь ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт, "Мәйдан" редакциясенә дип почта аша яки maydan06@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Хатта катнашучы турында мәгълүмат (Ф.И.О., яше, адресы һәм телефон номеры) күрсәтелергә тиеш. Сайлап алынган язмалар, редакцияләнеп, "Мәйдан" журналында һәм maydan.tatar сайтында басыла.
4.3. Бәйгегә шигырьләр һәм хикәяләр кабул ителми, язма конкрет бер торак пункттагы чишмәгә багышланырга тиеш. Материал күләме 6 басма биттән (14 кегль) артмаска тиеш.
4.4. Һәр номинациядә берәр җиңүче ачыклана, алар акчалата бүләк һәм диплом белән бүләкләнә.
4.5. Бәйгене оештыручылар өстәмә кызыксындыру бүләкләре кертергә хаклы.
4.6. Бәйгене оештыручылар, язмалар бәйге таләпләренә туры килмәгән очракта, номинацияләрдә җиңүчене билгеләми калдырырга яки бер номинациядән бүләкне икенче номинациягә күчерергә хаклы.
5. Бәйге комиссиясе
5.1. Бәйге комиссиясе "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Мәйдан" журналы җитәкчесе приказы белән раслана.
5.2. Комиссия кабул ителгән эшләрне таләпләргә туры килү-килмәү, язу осталыгы һәм төгәллек ягыннан бәяли, җиңүчеләрне ачыклый.
5.3. Комиссия эше белән Комиссия рәисе идарә итә.

Комментарийлар