Логотип «Мәйдан» журналы

«Чишмә» иҗат оешмасына 60 ел

1958 елның октябрь ахырларында, Лениногорск шәһәре үзенең өч еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, әле генә бу калага күчеп килгән яшь язучы һәм журналист Шамил Бикчурин әдәби түгәрәк оештырып, аның беренче...

1958 елның октябрь ахырларында, Лениногорск шәһәре үзенең өч еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, әле генә бу калага күчеп килгән яшь язучы һәм журналист Шамил Бикчурин әдәби түгәрәк оештырып, аның беренче утырышын уздыра.
 
«Ильич васыятьләре» газетасы редакциясенең бер кечкенә бүлмәсендә барган бу утырышта, Ш.Бикчуриннан кала, газета редакторы Бастам Сәлахов, башлап каләм тибрәтүче Әсрар Галиев һәм әле бер әсәр дә иҗат итмәгән ике-өч иптәш катнашкан булса, быел инде татар халкына егерме биш язучы һәм шагыйрьләр үстереп чыгарган «Чишмә» иҗат оешмасы үзенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Билгеле булганча, Лениногорск шәһәре – нефть белән бергә туган шәһәр. 1943 елда Шөгер басуларында беренче нефть скважиналары калкып чыга. Әлбәттә инде, «Чишмә» иҗат оешмасы вәкилләре нефтьчеләр, кала төзүчеләр турында репортажлар, әдәби очерклар, шигырьләр, хикәяләр язып, район газетасы битләрендә, республика матбугатында бер-бер артлы бастырып тора башлыйлар.
«Чишмә» әдәби оешмасының беренче җитәкчесе Шамил ага Бикчурин үзе дә, яшьлек хыялларына тугры калып, нефтьчеләр турында яза һәм «Каты токым» романын иҗат итә. Шулай ук аның Татарстан һәм Төмән нефтьчеләре дуслыгын чагылдырган «Тирән катлам» романы укучыларның көтеп алган һәм яраткан әсәренә әверелде.
Бүген «Чишмә» иҗат оешмасы лаеклы рәвештә Шамил Бикчурин исемен йөртә.
Чишмәләр... Чишмәләр... Чишмәләр, әлбәттә, кешелек дөньясының яшәү чыганагы булып тора.
Бу юлы сүзебез рухи чишмәләр хакында. Шулай ук рухи чишмәләрдән башка да дөньяның яме булмас иде.
Әйе, Шамил Бикчурин җитәкчелегендә, дүрт-биш кеше катнашында башланып киткән «Чишмә» бәреп чыгып, халкыбызны рухи баета, яшәүгә дәрт өсти.
Тора-бара Шамил Бикчурин, Гәрәй Рәхим СССР Язучылар берлегенә алыналар. Күренекле язучылар Флера Гыйззәтуллина, Мәхмүт Газизов, Шамил Маннапов, Альберт Хәсәнов, Җәмит Рәхимов, Рәшит Шиһапов, Кәшшаф Әмировлар да шушы иҗади «Чишмә» оешмасында көч тупладылар, тәрбияләнделәр, канат чыгардылар.
Фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеров, сәләтле шагыйрь баскычына күтәрелеп, байтак шигъри шәлкемнәр тудырды. Аның шигырьләренә язылган җырлар дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулады, дан казанды. Күренекле композитор Рөстәм Яхин аның шигыренә Татарстан Гимнын иҗат итте.
Әнвәр Шәрипов, Әнәс Исхаков, Рәшит Бәшәр, Җәүдәт Дәрзаманнар шигъриятнең ат уйнаткан каләм ияләре булып танылдылар.
«Чишмә» әдәби оешмасы көннән-көн танылу ала, яшь талантларны ачыклый. Оешкан көненнән алып, һәрдаим шәһәр һәм авыл мәктәпләре белән эшләп, очрашулар оештырып, яшь Тукайларны, яшь Туфаннарны, яшь Еникиләрне эзли, шәһәр һәм район халкына күптөрле әдәби-мәдәни чаралар тәкъдим итә. Әдәби оешманың яшәешен тәэмин итеп, Татарстан күләмендә танылу алган әдипләр Шамил Бикчурин, Рәшит Шиһап, Җәүдәт Дәрзаманнарның каләмдәше, утыз елга якын әдәби берләшмәне җитәкләгән шагыйрь һәм композитор, сәләтле оештыручы һәм укытучы Разим Вәлиуллин аеруча зур тырышлык куйды. Барыбызның да күз алдыбызда: байтак еллар Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген, шулай ук Композиторлар берлегенең Әлмәт бүлеген (үзе аны оештыручы да) җитәкләгән Разим Вәлиуллин – Лениногорск җирлегендә, Шөгер төбәгендә чын мәгънәсендә моң булып сибелгән шәхес, һәм аның биниһая фидакарьлеген бәяләмәскә, аны онытырга хакыбыз юк!
Шамил Бикчурин исемендәге әдәби иҗат оешмасының исеме җисеменә тиң! Ул үз эченә каләмдәшләрен, композиторларны, җырчыларны һәм рәссамнарны берләштерде. Композиторлар Разим Вәлиуллин, Фәйзи Хөснуллин, Каюм Шәрәфов, Тәлгать Әхмәтшин, җырчылар Фәнис Йосыпов, Минәхмәт Фәйрушин, Ринат Хәбипов һәм башкалар армый-талмый халыкка хезмәт иттеләр һәм итәләр.
2018 елда 60 яшен каршылаучы Шамил Бикчурин исемендәге региональ әдәбият һәм сәнгать иҗат оешмасының кылган гамәлләре байтак. Инде остазларыбыз, татар әдәбияты һәм мәдәниятында тирән эз калдырган шәхесләр: Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Рамазан Байтимеров, Әсрар Гали, Кәшшаф Әмиров, Рәшит Шиһапов һәм Разим Вәлиуллиннар бакый дөньяга күчтеләр. Әмма «Чишмә»без, каршылыкларны җиңә-җиңә, челтерәп агуын дәвам итә.
Соңгы тугыз ел эчендә «Чишмә» иҗат оешмасы яңа сулыш алып эшләде, дип әйтсәк артык булмас. Шәһәр һәм район мәктәпләре белән янә тыгыз элемтә урнаштырып, аралышып иҗат итәбез. Мәгариф оешмасы белән берлектә, балалар арасында төрле бәйгеләр уздырабыз. Укучы балалар арасында талантлар эзлибез. Шактый талантлы балалар барлыгын ачыкладык, алар арасында каләм тибрәтүчеләр, яшь шагыйрьләр дә очрый. Юбилей уңаеннан нәшер ителәчәк «Чишмәләр ургылып аксыннар» исемле китапта мәктәп укучыларының да иҗат җимешләрен урнаштырдык.
Шулай ук «Чишмә»нең актив әгъзалары Әгъләс Шәйхетдинов, Мәһәрша Вәлиуллова, Рәйсә Фәтхуллина, Рәхимә Габделганиева, Халидә Бегҗанова, Нурия Сәлманова, Расих Саримов, Әлфия Сөләйманова һәм башкалар да иҗади үсеш юлында.
2018 елның октябрь аенда үзенең 60 еллык юбилеен каршылаган Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәбият һәм сәнгать иҗтимагый иҗат оешмасының киләчәктә тагын да киңрәк колач белән эшләвенә өмет бар. Чөнки талантлы яшьләр арасыннан, һичшиксез, олы язучылар һәм шагыйрьләр чыгып, татар халкын шатландырырлык иҗат итәрләренә ышаныч белдерәбез.
 
Рәсим ХӘБИБУЛЛА,
Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат оешмасы җитәкчесе.

Комментарийлар