Логотип «Мәйдан» журналы

Чирмешән районының Лагерка авылында суны шешәләргә агызу цехы ачылды

Лагерка суын сәүдә үзәкләреннән сатып алалар. Авылда чиста су проблемасы хәл ителгән. Моның өчен лагеркалылар Түбән Камада яшәүче авылдашлары, эшмәкәр Николай Афанасьевка рәхмәтле, дип яза “Безнең Чир...

Лагерка суын сәүдә үзәкләреннән сатып алалар. Авылда чиста су проблемасы хәл ителгән. Моның өчен лагеркалылар Түбән Камада яшәүче авылдашлары, эшмәкәр Николай Афанасьевка рәхмәтле, дип яза “Безнең Чирмешән“ басмасы.
062 Фото: Гөлсирә Шәрифуллина
-Мәктәп директорыннан әлеге хәл турында белгәч, без авыл тирәсендә урнашкан бик күп чишмәләрне тикшереп чыктык, - ди Николай Прокопьевич. - “Короткий” чишмәсенә дә барып җиттек, ул Лагеркадан 2 километр ераклыкта урнашкан, элек биредә “Воздвиженка” дигән хутор урнашкан иде. Шул чишмәнең суын анализга җибәрдек, “югары категорияле су” дигән нәтиҗә килде. Аннан соң инде эшне озакка сузмыйча, кыш көне моннан авылга таба торбалар суздык һәм авыл халкын чиста су белән тәэмин иттек.
Әмма эш шуның белән генә тукталмый. Авылда суны шешәләргә агызу цехы төзелә башлый, макро и микро элементларга бик бай продукцияне сатуга чыгарырга ниятлиләр. Шушы көннәрдә тантаналы шартларда, кызыл тасма кисеп, цехны рәсми төстә ачтылар.
-Берничә ел элек, хәтерлим әле, авылда узган халык җыенында су мәсьәләсен күтәрдегез. Инде бу проблема хәл ителде, - диде тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Моның өчен авыл халкы, район җитәкчелеге исеменнән дә Николай Прокопьевичка зур рәхмәтемне белдерәм.
Сүз уңаеннан, Николай Афанасьев шәһәрдә яшәсә дә, тормыш иптәше Галина Федотовна белән авылга бик еш кайтып йөриләр, авылдашларына гел ярдәм итеп торалар. Шешминкадагы чиркәү ремонтына да алар шактый өлеш керткәннәр.
Яңа продукциягә матур исем дә тапканнар, су чыганагы урнашкан урыны буенча аны “Хуторянка” дип атаганнар.
-Безнең тирәдә чишмәләр бик күп, әмма монысы аерым урын алып тора. Элек тә әлеге чишмәнең җир астыннан бәреп чыккан тавышы авылга кадәр ишетелә иде, - ди Лагерка авылында яшәүче Зоя Ларионова. -Суы да бик тәмле диләр иде. Менә хәзер без шул суны эчәбез.
Авылда югары категорияле чишмә суы эчә башлагач, хәтта сыерларның да сөте артты, диләр. Әллә чыннап сөйлиләр, әллә шаярталар.
Авыл читендә урнашкан 264 квадрат метр мәйданны биләп торучы цехта өч кешегә эш урыны булган. Җитештерү куәте - бер көнгә 0,5 литрлы 6 мең шешә. Цехка су чишмәдән торбалар буенча килә. Этикеткада төп химик кушылма күрсәткечләре дә бирелгән. Аны саклау срогы – бер ел. Биредә, “Хуторянка” дан тыш, “Зәмзәмия” суы да җитештереләчәк. Аларның газлаштырылган төре дә булачак, кирәкле җиһазлары бар.
-Мин сездән көнләшеп тә куйдым. Безнең Әлмәттә шундый тәмле су юк, - диде чарада катнашкан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе начальнигы урынбасары Римма Миннебаева.
Яңа төр продукциягә сорау бар икән. Аны район үзәгендәге сәүдә нокталарыннан да алып булачак, диелгән район хәбәрендә.

Комментарийлар