Логотип «Мәйдан» журналы

Чират

Хет нәрсә генә әйтегез, мин чират ягында, җәмәгать.

Чиратны бетерү гадәтне үтерү белән бер бит ул. Ә гадәт иңде ул, рус кардәшләр әйтмешли, икенче натура. Әнә шул натура дигәненә күнегеп бетелгән бит, каһәр. Эштән атылып-бәрелеп кайтып керәсең дә, өйдәгеләр белән мультиктагы йөнтәсләр кебек өзек-көтек авазлар белән аңлашырга өлгермисең бәрелә-сугыла чыгып та очасың. Күзгә чалынган, колакка эленгән беренче чиратның койрык очына килеп сыенгач кына йөрәк тибешең тигезләшеп, эчеңә җылы йөгергәндәй була. Ниһаять! Ниһаять бүген дә нәрсә булса да эләгәчәк. Нәрсә саталар, чиратың җитәчәкме – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме –чират! Чиратың да җитсәме? Аннарымы? Аннары алган әйбереңне кош тоткандай, сак кына кул очларына күтәреп кайтасың, өй ишеген төбенә кадәр киереп ачып керәсең дә җиде башлы аждаһаның җиденче башын кисеп алган баһадир кыяфәтендә теге нәрсәне өйдәгедер алдына китереп саласың. Күрегез, янәсе. Менә китә куанышу, менә китә куанышу... Их, белсә иде чиратны бетерергә маташучылар синең шул минуттагы кичерешләреңне, бәхетеңнең чиксезлеген, күңелеңнең горурлык хисе белән мөлдерәмә тулы икәнен. Бу сиңа ниндидер Эльбрус тавына менү йә булмаса китек-мотык айга аяк басу ише генә түгел инде, минсиңайтим. Дөрес, үзең чират торып ашаган әйбергә мөнәсәбәт тә башкачарак була булуын. Әйтик, үткән җомгада хатын «жигули» машинасы утыргычына япма алып кайткач: «машинабыз юк ласа безнең» – дип, әйткәнемне сизми дә калганмын. И китте хатын дулап, и китте дулап: «Син нәрсә? – дип, өскә килә теге, – өч сәгать ярым чират торып алган әйбернең кадерен белмәслек дәрәҗәгә җиттеңме әллә, мәхлук?» Шым булдым. Өч урындыкны тезеп куеп әлеге япманы җәйгәч ярыйсы килеп чыкты үзе.
Хәер, аннан алдарак үзем дә ике пот суперфосфат күтәреп кайткан идем кайтуын. Су буе чират торгач бакча булу-булмавы мөһиммени ул. Хәзер шуның белән тәрәзә төбендәге ике төп гөлне тукландырабыз. Исән-сау туып, бәхетләре булса оныкларның оныкларына да җитәчәк, Аллаһы теләсә.
Чү! Тәрәзә каршындагы кибет ишеген күч сара башлады. Халы-ык! Шушы арада сабын кайтмагае, дип чыш-пыш киләләр иде, шул булмагае. Бер килсә килә бит ул, киттем мин, егетләр. Хатын кәбестә чиратыннан кайтканчы чиләк тутырып сабын апкерим әле.
 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) rawpixel.com - ru.freepik.com

 

Комментарийлар