Логотип «Мәйдан» журналы

Чиләбе хатын-кызының кесарев кисеменә кадәр игезәкләр көткәнлеге ачыкланган

Чиләбе өлкәсендә кесарев кисеме операциясе ясаган табиблар хатын-кыз карынында бала урынына су тулган шешкә (киста) тапканнар. Әлеге эш җирле тикшерү органнарын да аякка бастырган. Хәл Чиләбенең Миасс...


Чиләбе өлкәсендә кесарев кисеме операциясе ясаган табиблар хатын-кыз карынында бала урынына су тулган шешкә (киста) тапканнар. Әлеге эш җирле тикшерү органнарын да аякка бастырган.



 7601774e3a4a17633c40695f5663fe62_XL
Хәл Чиләбенең Миасс шәһәрендә булган. Төбәкнең Карабаш җирлегендә яшәүче хатын-кыз хокук органнарына гариза язып тапшырган инде. Хәзер Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсе тикшерү алды эше белән шөгыльләнә икән.
Беренче тикшерү мәгълүматларына караганда, хатын-кыз игезәк балалар көткән. Авырлы вакытта даими рәвештә күзәтү астында булган, табиблар да аның карынында игезәк бала булуын әйтеп килгән. Хәзер әлеге хатын-кыз хәлнең чын дөреслеген белергә тели. Чөнки аңа операция гомуми наркоз астында ясалган. Шуңа да аның 9 ай буе карынында шеш кенә булуына шиге бар.
Әлеге хәл буенча тикшерү эшен җирле тикшерү идарәсе җитәкчелеге үз күзәтүе астына алган. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, процессуаль карар кабул ителәчәк.
 
Интертат.ру

Комментарийлар