Логотип «Мәйдан» журналы

Чикләвекнең ниндиен сайларга?

Чикләвекнең аерым төре кайбер авырулардан ярдәм итә.

Чикләвекнең организмга файдалы икәнен беләбез. Чикләвекләр, орлык, көнбагыш ашыйсы килү теләген баса, сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра һәм ябыгырга булыша. Көч һәм энергия алу өчен ярдәм итә. Әмма аларның да һәркайсының үз "бурычы" бар икән.
 
Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра.
Мәкне спорт белән шөгыльләнеп, тиз арада ябыгырга теләгән кешеләргә ашау файдалы. Анда мускуллардагы авыртуны баса торган матдә бар.
Ашкайнату процессын яхшыртырга теләгәндә җитен орлыгы ашагыз. Ул матдәләргә бай һәм алар озак вакыт ашыйсыны китерми. Әмма аны кулланганнан соң күп итеп су эчәргә кирәк.
Миндальда аксым күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә.
Нервларны ныгыту өчен урман чикләвеген (фундук) кулланыгыз. Анда җитәрлек микъдарда лецитин дигән матдә бар. Ул нервларны ныгыта.
Арахистагы триптофан аминокислотасы бәхет гормоны бүленеп чыгуны арттыра. Бу кешегә тыныч, тормышыннан канәгать булу өчен кирәк. Ләкин игътибарлы булыгыз: арахис аллергия китереп чыгарырга сәләтле.
Кисәтү! Чикләвекне көннең беренче яртысында ашау хәерле. Чаманы да онытырга ярамый. Көнлек норма – 10 данә чикләвек.
 

https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от 8photo

 

 

 

 

Комментарийлар