Логотип «Мәйдан» журналы

Чехиядә һәм Венгриядә Татарстан көннәре

5-8 апрельдә Чехия һәм Венгриядә Татарстан Республикасы көннәре уздырыла.Татарстан Республикасы Президенты катнашында үтәчәк бу вакыйга Чехиянең Көньяк Моравия өлкәсе һәм Венгрия арасында хезмәттәшлек...


5-8 апрельдә Чехия һәм Венгриядә Татарстан Республикасы көннәре уздырыла.



c165c55d08285223bfc31e38dd4b3e9d_XL
Татарстан Республикасы Президенты катнашында үтәчәк бу вакыйга Чехиянең Көньяк Моравия өлкәсе һәм Венгрия арасында хезмәттәшлекне төрле яклап үстерү һәм элемтәләрне ныгыту максатында оештырыла.
5 апрельдә Чехия Республикасының  Брно шәһәрендәге  Бржетислава Бакала концерт залында Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты узды инде. 6 апрельдә шушы ук шәһәр хакимияте бинасында Татарстан рәссамнары һәм фотографлары эшләреннән төзелгән күргәзмә ачылды. Шушы ук көнне Татарстан сәнгать осталарының зур концерты булды, халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмә эшли башлады, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Комментарийлар