Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй өстәленә

Кирәкле азык-төлек: Камыр өчен. 140 г маргарин, 200 г он, 1 йомырка, 50 г уылган шоколад, 80 г шикәр комы.Крем өчен. 100 г сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 30 г шоколад, 1 чәй кашыгы он,...

Кирәкле азык-төлек:
 
Камыр өчен. 140 г маргарин, 200 г он, 1 йомырка, 50 г уылган шоколад, 80 г шикәр комы.
Крем өчен. 100 г сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 30 г шоколад, 1 чәй кашыгы он, 20 г ак май.
Камыр әзерләп, юка гына җәймә җәяргә. Төрле формаларда печеньеләр кисәргә. Майланган табага тезеп, түбән температурада духовкада пешереп алырга. Әзер печеньеларны бер-берсенә крем белән ябыштырырга, яки өсләренә крем сөртеп бизәргә мөмкин.
Крем өчен кирәкле азык-төлекне, барысын бергә туглагач, пешереп алырга һәм суытырга кирәк.

Комментарийлар