Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчәк аткач, чия ботаклары корый башласа, нишләргә?

Чәчәк аткач, ботаклары корый башласа, чияләр монилиоз дигән куркыныч авыру белән авырый. Ләкин агачны коткарып була. Бу турыда «Челнинские известия»гә сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.Монилиоз авыр...



Чәчәк аткач, ботаклары корый башласа, чияләр монилиоз дигән куркыныч авыру белән авырый. Ләкин агачны коткарып була. Бу турыда «Челнинские известия»гә сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.



chiya-chechege


Монилиоз авыруы булганда, чәчәк атканнан соң, чия ботаклары корый башлый. Агач бөтенләй үләргә дә мөмкин. Корый башлаган ботакларны кисеп атыгыз. Яңгырлар бетүгә үк, фунгицид сибегез. Мондый препаратлар эссе һавада яхшы тәэсир итә.




Авыру бетмәсә, ун көн саен тагын өч тапкыр фунгицид сибегез.




Монилиоз булмасын өчен агачның иммунитетын ныгытырга кирәк. Өстәмә ашлама сибегез, көз көне корыган, авыру ботакларын кисеп ташлагыз, даими рәвештә фунгицид препаратлар кулланыгыз.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар