Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының Хәләл үзәгендә ислам китаплары күргәзмәсе оештырыла

27-29 ноябрьдә Чаллы каласында “Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Ул 27сендә сәгать иртәнге 10да Коръән сүрәләре укып ачылачак, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.Мондый чара шәһәрдә бе...

27-29 ноябрьдә Чаллы каласында “Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Ул 27сендә сәгать иртәнге 10да Коръән сүрәләре укып ачылачак, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.


Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында дини юнәлештә эшли торган нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Шулай ук укучылар китап авторлары белән очраша ала. Мастер-класслар уздыру, бүләкләр бирү дә каралган.

Комментарийлар