Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының 28 нче мәктәбендә Тукай иҗатына багышлап кызыклы чаралар үткәрелә

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның  туган көне якынлашканда Чаллы шәһәренең 28 нче мәктәп укытучылары төрле чаралар уздыра. Методик берләшмәдә укытучылар план төзеп, үткәрәсе чараларның көнен...

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның  туган көне якынлашканда Чаллы шәһәренең 28 нче мәктәп укытучылары төрле чаралар уздыра. Методик берләшмәдә укытучылар план төзеп, үткәрәсе чараларның көнен билгеләделәр, ә укучылар белән әзерлек эшләре даими алып барыла.
28 мэк
1-11 сыйныф укучылары һәм татар теле укытучылары Габдулла Тукайның иҗатына багышланган «Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель – 130 ел» исеме астында стена газеталары чыгардылар.
Яз һәм Тукай аерылгысыз төшенчәләр, шуңа күрә без һәр язны Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлыйбыз. Бөек әдибебезнең иҗатына мәхәббәт кече яшьтән үк башлана. Аның һәйкәленә башлангыч сыйныф укучылары да бик теләп йөриләр, тормыш юлы, иҗаты белән кызыксыналар.
Безнең мәктәптә талантлы укучылар бик күп. Республикакүләм  “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе игълан ителгәч, бик күп матур иҗади эшләр әзерләнде һәм тапшырылды.
Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесендә укучылар теләп катнаштылар. Чын рәссамнарча зәвык белән ясалган рәсемнәр күпләребезне сокланырга мәҗбүр итте.
Гомумән, балалар  Тукай иҗаты буенча төбәкара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Ел саен мәктәбебездә шигырь бәйгесе гөрләп үтә. Анда балалар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйлиләр. Ә сәхнәләштереп сөйләгән “Бала белән Күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Таз”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре бигрәк тә матур күренеш!  Хәзерге вакытта укучылар укытучылар ярдәме белән шәһәркүләм “Нәфис сүз остасы” бәйгесенә әзерлек эше алып баралар.
Мәктәбебезнең китапханәчесе укучылар өчен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырды, укучыларны Габдулла Тукайның  иҗаты һәм китаплары белән таныштырды.
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары  “Ребуслар иленә сәяхәт”, “Без Тукай иҗатын беләбезме?” – КВН , “Тукай эзләре буйлап”, “Тукайның тормыш мизгелләре” исемле сыйныфтан тыш уку дәресе уздырдылар. “Әкиятләр илендә”, “Могҗизалар кыры” кебек балалар өчен  кызыклы күмәк уеннар үткәрделәр.
Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын яктырткан презентацияләр әзерләп яклады. Бу укучыларның иҗади эшчәнлеген, сәләтен үстерүгә зур юнәлеш бирә. Мондый чараларда укучылар кызыксынып, үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр.
28 мэктэп
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 130 ел тулу уңаеннан уздырылган “Чәчәкләр  китерегез Тукайга!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль йомгаклау кичәдә бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Укучылар укытучылар ярдәмендә бик теләп күп кенә мәгълүматлар туплыйлар һәм төрле темаларга папкалар булдыра: “Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары”, “Габдулла Тукайга багышлаган истәлекле урыннар”, “Тукай иҗатына сәяхәт”.
Гомумән, 28 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары  укучыларга татар теленә мәхәббәт уятуда  нәтиҗәле эшләр алып баралар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары  үз тәҗрибәләре белән  методик берләшмә утырышында “Тукай иҗатыннан иҗади файдалану” дигән  темага чыгыш та ясадылар.
Мәгариф идарәсе планы нигезендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгеләрдә актив катнашабыз, төбәкара фәнни-гамәли конференцияләргә  эшләр  җибәрәбез, укытучылар һәм укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясыйлар.
28 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары  интернет челтәрендәге  gabdullatukay.ru  сайты белән даими танышып баралар.
Тукай – халыкны туплаучы, саклаучы һәм яшәтүче көч. Шуңа күрә аны искә алу – турыдан-туры халыкның бурычы. Тукай иҗаты күптән инде халыкара хәзинәгә әверелде.
 
 
Нәҗибә ЗАКИРОВА.

 

Комментарийлар