Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылылар Россиякүләм "Иң яхшы сантехник" бәйгесенең финалына чыккан

"Их яхшы сантехник. Россия кубогы" чемпионатының беренче финалын узып,  иң яхшы 30 команданың берсе Чаллы сантехниклары булган.Бу исемлектә «ПКФ «Жилкомсервис» идарә компаниясе хезмәткәрләре урын алга...

"Их яхшы сантехник. Россия кубогы" чемпионатының беренче финалын узып,  иң яхшы 30 команданың берсе Чаллы сантехниклары булган.
5821cdccf086f
Бу исемлектә «ПКФ «Жилкомсервис» идарә компаниясе хезмәткәрләре урын алган. Хәзерге вакытта рейтинг буенча чаллылар алтынчы урында. Исемлектә Россиянең төрле шәһәрләреннән - Астана, Ташкент, хәтта Белградтан үз эшенең осталары күрсәтелгән. 22 ноябрьдә алар барысы да 300 мең сумны тәшкил итүче приз өчен көрәшергә Чиләбе шәһәренә җыела.
- Берничә ай буена конкурста катнашучылар мохтаҗ гаиләләрнең фатирларында сантехниканы алыштыру белән шөгыльләнделәр һәм мәктәпләрдә профориентация буенча дәресләр алып бардылар. Болары конкурсның сайлап алу этабы биремнәре булды. Безнеңчә, чаллы сантехниклары үз һөнәрләре белән яшьләрне дә кызыксындыруга иреште. Шулай ук, алар шәһәрнең сугыш ветеранына ярдәм итеп, зур эш башкардылар. Без аларның күрсәткән хезмәтләре, тырышлыкларын билгеләп үтеп, ярышның финал өлешенә чакырдык, - дип сөйли әлеге чемпионатның оештыру комитеты рәисе Сергей Ермаков.
Финал өлеше җиңелләрдән булмаячак. Чөнки кайбер финалга чыгучыларның бәйгедә катнашу буенча тәҗрибәсе бар, ә менә чаллылылар мондый конкурста беренче тапкыр үз көчләрен сыный.
Быел беренче тапкыр әлеге бәйгенең интернет-трансляциясен дә күреп булачак. Аны 22 ноябрьдә www.день-сантехника.рф сайтына кереп, карарга мөмкин.
 
 

Комментарийлар