Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылылар багги-автомобиль уйлап чыгарган

“Кванториум” балалар технопаркында шөгыльләнүчеләр “Ш.У.СТР.И.К.” бөтенроссия фәнни-техник һәм инновацион иҗат конкурсында җиңү яулап, Татарстан данын якладылар. Әлеге конкурста Россиянең 40 төбәгеннә...

“Кванториум” балалар технопаркында шөгыльләнүчеләр “Ш.У.СТР.И.К.” бөтенроссия фәнни-техник һәм инновацион иҗат конкурсында җиңү яулап, Татарстан данын якладылар.
5189
Әлеге конкурста Россиянең 40 төбәгеннән 6–18 яшьлек 300дән артык бала катнашты. Аларның хезмәтләре судно төзелеше, материаллар, космос, нейротехнологияләр, IT-эшләнмәләр, авиатөзелеш номинацияләре буенча бәяләнде. Шулай ук ирекле темага эшләнгән проектлар да читтә калмады. Нәкъ менә шунысы Чаллы укучыларына уңыш китерде дә инде. 14 яшьлек Тимур Трутнев һәм Кирилл Левин җиңүчеләр булды. Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәр итә.
Чаллы үсмерләре жюри хөкеменә радио белән идарә ителә торган багги-автомобиль тәкъдим иттеләр. Модель коллектор двигателе һәм дымнан саклана торган электроника белән җиһазланган. Рамалы кузов өстәмә ныклык бирә. Багги 50 км/сәг тизлектә йөри, проект авторлары бу әле чик түгел, ди.
Шунысын да әйтергә кирәк: укучылар баггины кулдан эшләгәннәр. Проектны тормышка ашыру өчен Тимур белән Кириллга ярты елга якын вакыт кирәк булган. Конкурста җиңүчеләр 26–28 октябрьдә Сколковода узачак “Ачык инновацияләр” форумында бүләкләнәчәк.

Комментарийлар