Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы “ЗаряД” заводының аренда өчен 3 млн сум бурычы җыелган

Чаллыдагы “ЗаряД” хоккей кәшәкәләре җитештерүче завод урнашкан бинаның хуҗасы булган Мәскәүнең “Новэкс Приоритет” ҖЧҖе Татарстан Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән, дип яза “Вести КАМАЗа” басмасы.Фото:...

Чаллыдагы “ЗаряД” хоккей кәшәкәләре җитештерүче завод урнашкан бинаның хуҗасы булган Мәскәүнең “Новэкс Приоритет” ҖЧҖе Татарстан Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән, дип яза “Вести КАМАЗа” басмасы.danisФото: Instagram «ЗаряД»
Мәскәүлеләр хоккейчы Данис Зариповның заводыннан аренда түләвенең даими өлеше өчен 1 191 867 сум күләмендә бурычны, аренданың үзгәрүче өлеше өчен 2 210 073 сум бурычны, килешү шартларын үтәмәгән өчен 300 000 сум күләмендә штраф түләргә һәм аренда килешүен өзәргә таләп итә. Әлеге биналар Чаллының “Суык-су” җитештерү кооперативы территориясендә урнашкан.
Бурычның беренчесе 2018 елның гыйнварыннан март аена кадәр аралыкта барлыкка килә, ә икенчесе узган елның ноябрь аеннан быелның мартына хәтле.
Суд “Новэкс Приоритет “ компаниясе таләбен өлешчә канәгатьләндерде, штраф күләмен генә киметте. Нәтиҗәдә “ЗаряД” заводы 3 701 940 сум бурычын һәм 48 215 сум дәүләт пошлинасы түләргә, биналарны бушатырга тиеш була.
 

Комментарийлар