Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда язучылар җыены

16 гыйнвар көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә язучылар җыены булды. Татарстан язучылар берлегенең Чаллыдагы бүлеге җыелышына күрше Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән дә әди...

16 гыйнвар көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә язучылар җыены булды. Татарстан язучылар берлегенең Чаллыдагы бүлеге җыелышына күрше Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән дә әдипләр килгән иде. Җыелышта шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Чаллы шәһәренең мәдәният бүлеге җитәкчесе Румил Кәрәмиев тә катнашты һәм чыгыш ясадылар. Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин еллык эшкә җентекле хисап тотты, аннан күренгәнчә, Кама аръягында яшәүче татар язучылары төбәктә йөзләгән очрашу уздырганнар, дистәләгән китап бастырып чыгарганнар, тел-милләт өчен уздырылган чараларның үзәгендә булганнар.
yazuchylar-jyelyshy
Язучыларның Чаллы бүлеге эшчәнлеге яхшы, дип бәяләнде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та Чаллы төбәге әдипләренең иҗатта да, халык белән эшләүдә дә гаять активлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук язучыларны алда торган юбилей чараларында, халык саны алу акциясендә актив катнашырга чакырды, бүлекчә алдында торган социаль проблемаларны хәл итәргә әзерлеген әйтте.
Җыелышның икенче өлешендә Чаллы язучыларын төрле дәрәҗәдәге премияләргә тәкъдим итү булды. Республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә язучы, филология фәннәре кандидаты, “Мәйдан” журналының баш мөхәррир урынбасары, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин күрсәтелде, аның кандидатурасын каләмдәше Фәүзия Бәйрәмова тәкъдим итте. Факил Сафинның “Саташып аткан таң” романын ул бөтен яктан да килгән классик әсәр, дип атады, Татарстанның йөз еллыгы уңаеннан бу китапның Тукай бүләгенә аерата лаек булуын ассызыклады, чөнки ул республикабыз төзелгәндә аның хөкүмәт җитәкчеләреннән берсе булган Әхмәтсафа Дәүләтьяров һәм аның фаҗигале язмышы турында. Авторның Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән “Гөлҗиһан” романы да милләтебездә булган иң асыл сыйфатларны, халкыбыз тормышында шушы соңгы йөз ел эчендә булган иң тетрәндергеч вакыйгаларны тасвирлый. Башка чыгыш ясаучылар да Факил Сафин иҗатына зур бәя бирделәр, аның Тукай бүләгенә лаек икәнлеген әйттеләр. Шунысын да истә тотарга кирәк, кырыкка якын язучысы булган Чаллы төбәгендә бүген бер генә Тукай бүләге иясе дә юк, югыйсә, татар прозасының иң авыр йөген алар тартып бара бит!
Бу җыелышта Татарстан язучыларының башка премияләренә дә кандидатлар тәкъдим итү булды. Галим Әнвәр Шәрипов – Җамал Вәлиди исемендәге бүләккә, драматург Булат Сәләхов – Туфан Миңнуллин премиясенә, яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина – Һади Такташ, талантлы прозаик Айгөл Әхмәтгалиева – Фатих Хөсни, драматург, балалар язучысы Зөләйха Минһаҗева – Абдулла Алиш премияләренә тәкъдим ителде. Башкалар белән бергә, 30 гыйнвар көнне бу кандидатуралар Казанда, Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында каралачак. Каләмдәшләребезгә җиңү телик!
 
https://sptatar.com/

Комментарийлар