Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда яшәүче ир-ат кызын өч елдан соң балалар йортыннан тапкан

Чаллыда яшәүче ир-ат "үлгән" кызын өч елдан соң балалар йортыннан табып алган. Моңа кадәр ул аның барлыгын да белмәгән.Тетрәндергеч гаилә язмышы турында "Челнинские известия" язып чыккан. Хатынының ир...


Чаллыда яшәүче ир-ат "үлгән" кызын өч елдан соң балалар йортыннан табып алган. Моңа кадәр ул аның барлыгын да белмәгән.



e2L4IbvZVhg
Тетрәндергеч гаилә язмышы турында "Челнинские известия" язып чыккан. Хатынының иреннән яшереп саклаган сере очраклы рәвештә ачыла: ир-ат кулына Балалар йортындагы сабыйга алимент түләү турындагы документлар килеп эләгә.
Ачыкланганча, өч ел элек, ир-ат армиядә хезмәт иткән. Хатыны аңа яңа туган кызларының үлүе турында хат яза. Ә чынлыкта кыз бала исән дөньяга килә, бары тик ике кул бармаклары да кушылып үскән була. Табиблар яшь әнигә, операция барысын да җайга салачагын ышандырса да, ул баласыннан баш тарта, сабыеның язмышы белән башкача кызыксынмый да.
Хәзер әти кеше баланы өйгә алу турында карар кабул иткән. Кызга берничә операция ясалган, ул сау-сәламәт, ди.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар