Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда халыкара лингвистик лагерь ачыла

14 август көнне “Росинка” саулык үзәгендә “It's up to you-2016” халыкара лингвистик лагере эшли башлаячак.Анда балалар белән Китай, Алжир һәм Бахрейннан килгән чит ил студентлары  шөгыльләнәчәк. Лагер...



klVeh5uG4V4
Анда балалар белән Китай, Алжир һәм Бахрейннан килгән чит ил студентлары  шөгыльләнәчәк. Лагерьга 16-23 яшьтәге укучы балалар һәм студентлар әле дә языла ала. Төп таләп – инглиз телен башлангыч дәрәҗәдә яки камил белү.
Балалар белән инглиз теле укытучылары, психологлар һәм төрле иҗат юнәлеше белгечләре (музыкантлар, рәссамнар) эшлиячәк. Ял итү программасында тренинглар, спорт һәм интеллектуаль уеннар, инглиз телендә узучы тематик бәйрәмнәр һәм дискотекалар каралган. Моннан тыш чит ил студентлары балаларга төрле мастер-класслар да күрсәтәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны 8-927-465-67-05 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә http://nabchelny.ru

Комментарийлар